Барлык яңалыклар
Шигърият
30 ноябрь 2020, 12:35

Александр ВЕПРЁВ. Канатсыз кош. Сигез верлибрдан торган ирекле шигырь

Язмыш безне 2017 елда Бөтенрусия “ЛиФФт” әдәби фестивалендә очраштырды. Мәскәүдә үткән иҗади бәйгедә Александр ВЕПРЁВ җиңү яулап, Алтын медаль белән бүләкләнде. Фестивальнең шарты буенча, “ЛиФФт”ның чираттагы җыены “алтын лауреат” яшәгән җирдә – Сочи шәһәрендә узды. Бик матур, югары дәрәҗәдә оештырылган иде ул. Башкортстан шагыйрьләре дә катнашты анда. Александр безне шәһәр белән таныштырды, Пушкин исемендәге китапханәгә укучылар белән очрашуга алып барды.Быел Александр Ивановичка 60 яшь тулды. Юбилей уңаеннан Мәскәүдә аның шигырьләр китабы чыкты. Әйткәндәй, ул бик үзенчәлекле шагыйрь, шигырьләрен башка кешенеке белән һич кенә дә бутап булмый – алар әллә каян “без Сашаныкы!” дип кычкырып торалар. Кызык өчен укып карагыз әле, мин аның ирекле бер шигырен татарчага аудардым. Бу әсәр үзе үк шигырьләре байтак телләргә тәрҗемә ителгән һәм күп басмаларда дөнья күргән каләм остасының канатлы иҗаты турында сөйләми микән?!Мар. СӘЛИМ.

Язучы һәм журналист буларак, миңа күп илләрдә, күп җирләрдә йөрергә туры килде. Иҗади форумнарда, фестивальләрдә катнашып, танылган каләм осталары белән очрашып-аралашып, күңелемә якын әллә күпме дус-иш таптым. Менә шундый кешеләрнең берсе – күренекле урыс шагыйре Александр Вепрёв.
Язмыш безне 2017 елда Бөтенрусия “ЛиФФт” әдәби фестивалендә очраштырды. Мәскәүдә үткән иҗади бәйгедә Александр Вепрёв җиңү яулап, Алтын медаль белән бүләкләнде. Фестивальнең шарты буенча, “ЛиФФт”ның чираттагы җыены “алтын лауреат” яшәгән җирдә – Сочи шәһәрендә узды. Бик матур, югары дәрәҗәдә оештырылган иде ул. Башкортстан шагыйрьләре дә катнашты анда. Александр безне шәһәр белән таныштырды, Пушкин исемендәге китапханәгә укучылар белән очрашуга алып барды.
Ул үзе Киров шәһәрендә туган. Вятка сәнгать училищесында укып, рәссам һөнәрен үзләштерә. Кара диңгез флотында хезмәт итә. Ижауда башта рәссам-бизәүче булып эшли, аннан реклама-җитештерү фирмасы, сәүдә предприятиесе җитәкчесе һәм Удмуртия Язучылар союзы карамагындагы әдәби студиянең рәисе вазыйфаларын башкара. Шигырьләр яза, китаплар чыгара, иҗади бәйгеләрдә катнашып, мактаулы исемнәргә лаек була. Әлеге вакытта шагыйрь, эссеист, тәрҗемәче һәм рәссам, Русия Язучылар союзы әгъзасы Александр Вепрёв Сочи шәһәрендә яши һәм иҗат итә.
Быел Александр Ивановичка 60 яшь тулды. Юбилей уңаеннан Мәскәүдә аның шигырьләр китабы чыкты. Әйткәндәй, ул бик үзенчәлекле шагыйрь, шигырьләрен башка кешенеке белән һич кенә дә бутап булмый – алар әллә каян “без Сашаныкы!” дип кычкырып торалар. Кызык өчен укып карагыз әле, мин аның ирекле бер шигырен татарчага аудардым. Бу әсәр үзе үк шигырьләре байтак телләргә тәрҗемә ителгән һәм күп басмаларда дөнья күргән каләм остасының канатлы иҗаты турында сөйләми микән?!
Мар. СӘЛИМ.
Александр ВЕПРЁВ. Канатсыз кош. Сигез верлибрдан торган ирекле шигырь
I
Канаты юк мескен бу кошның...
Ярга басып, диңгез өстен күзәтте ул:
Дулкыннар белән шаярып уйный анда
Ак канатлы акчарлаклар.
II
Аларның очканын күреп, канатсыз кош
Башын бәрде уңга-сулга.
Очлы борыны белән
Чукып алырга итте ул канатлы кошларны.
III
Канатсыз кош, алар кебек,
Күккә ашып, диңгез кочарга теләде.
Булмаган канатын җилпеп, бәргәләнде,
Җилкенеп сикергәләнде һәм... егылды.
IV
Ничек кенә талпынмасын, күпме генә көч салмасын,
Канатсыз кош очып китә алмады.
Ахырда ул беркайчан да канаты булмаган ташка
Утырып, аның хакында җыр җырлады.
V
Канатсыз таш турында гаҗәп моңлы бу җырны
Колаклары ишеткәннәр аңларлык та түгел хәтта.
Аңласалар аңлар аны бары тик
Тумыштан ук саңгырау булганнар гына...
VI
Кич җиткәч, диңгез ярына
Акчарлаклар урап кайтты.
Әйтерсең лә, яр буйларын
Ап-ак кар... юк, күбек каплады.
VII
Канатсыз кош шатлығыннан кычкырып
Акчарлаклар белән сөйләште.
Капылт канат үскән кебек булды аңа,
Дельфиннар янында йөзгән кеше сымак тойды үзен.
VIII
Караңгыда диңгез белән күк кавышкач,
Канатсыз кош, ярға басып, күккә бакты.
Шулчак дулкыннар өстеннән очып үтте
Һичбер канаты булмаган утлы-нурлы Бәхет кошы.
РӘСЕМДӘ: Мар. Сәлим белән Александр Вепрёв “ЛиФФт” Бөтенрусия әдәби фестивалендә. Төмән шәһәре, 2019 ел.
Читайте нас: