Барлык яңалыклар
Шигърият
29 ноябрь 2020, 14:56

Зәйфә САЛИХОВА. Әни бит ул…

Әниләр көнендә «Тулпар»ның даими авторы, күренекле шагыйрә һәм прозаик Зәйфә САЛИХОВАдан бер шәп шигырь!

Әни киткәнгә дә инде байтак...
Күңел генә кабул итәлми.
Күз алдымда гына елмаюы..
Әни бит ул, Әни – китәлми!
Әни бит ул – садә җилләр назы,
Уйчан таулар, йөрәк җырлары.
Туган тел ул, былбыл сайраулары,
Яктылык һәм бәхет еллары.
Әни – ипи, көлдә пешкән күмәч,
Көлеп торган тәрәз гөлләре.
Өйнең кояшы ул, нурлар чәчкән,
Бер болытсыз узган көннәрем.
Әни – галәм, яратудан торган.
Ә ярату бөек Тәңредән.
Ирексездән кайчак Әни сүзе
Иңрәп чыга җаннан-бәгырьдән.
Күз алдымда җиләк җыйган чагы,
Җырлый-җырлый Чулпан тавында.
Ак каеннар – әнкәй җырын тыңлап,
Хискә байый иде тагын да.
Әни белән шундый рәхәт иде,
Табын була иде түгәрәк.
Тормышымның ул чәчәге булса,
Мин булганмын икән күбәләк.
Әни исән чакта җил дә тими,
Адаштырмый иде буран да.
Капка төпләрендә әни торса,
Нур сибелә иде урамга.
... Әнкәйле чак – иң бәхетле чагым,
Бер мизгел дә аңа җитәлми.
Күз алдымда гына елмаюы..
Әни бит ул, Әни – китәлми!
Зәйфә Миргазиян кызы Салихова Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында дөньяга килә. Биредә сигезьеллык мәктәп тәмамлаганнан соң, Бәләбәй педагогия училищесында укый, Башкортстан дәүләт педагогия институтында белем ала. Башта – укытучы, ә аннары 31 ел буена “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите редакциясендә тəрҗемəче, татар һəм башкорт дубляжлары буенча баш мөхəррир урынбасары булып эшли. Бер үк вакытта чәчмә әсәрләр, шигырьләр иҗат итә. Ул – “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең Рифкать Усманов, Денис Бүләков, район хакимиятенең Фатих Кәрим исемендәге премияләре лауреаты, “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале җиңүчесе, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре. 2010нчы елдан Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы. Биш китап авторы.
Фото: Зәйфә Салихованың интернет-сәхифәсеннән.
Читайте нас: