-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
VK
Telegram
Барлык яңалыклар
Шигърият
29 ноябрь 2020, 20:12
92 ЯШЬТӘ КИТКӘН ӘНКӘЙНЕ ЮКСЫНЫП
Үзем картаеп бетсәм дә,Килә сабыйланасым.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген әниләр көне.
Әни назына сусаудан
Кабара бала йоны.
Балам, диеп башкаемны
Сыпыруын юксынам.
Андый йомшак, назлы куллар
Бу дөньяда юк сыман.
Юксынам әни җанымның
Как аркамнан какканын.
Күпме зарыгып көткәндер
Баласының кайтканын.
Сирәк кенә кайтылды шул,
Эшләр торды өелеп.
Туйганчы бер әниемнән
Калалмадым сөелеп.
Иркәләнеп калалмадым,
Зурмын диеп алдандым.
Үзем ничек сөюемне
Аңлата да алмадым.
Шәһәр-авыл арасында
Гомер буе буталдым.
Зәһәр шәһәрдә һәр мизгел
Әнием диеп яндым.
Ярдәмгә мохтаҗ баладай
Бик килә кыланасым.
Үзем картаеп бетсәм дә,
Килә сабыйланасым.
.
Алдына чал башны салып
Мыш-мыш килә ятасым,
Юаткан сүзеннән эреп,
Лыш-лыш борын тартасым.
Янда балалар чабыша,
Йөрәкләрем парәсе.
Тик үземнең килеп китә
Бала булып карасы да,
Бала булып каласы.
Балалар, балалар диеп,
Үтте бар гомерләрең.
Кулларыңдай йомшак булсын,
Әнкәй, яткан гүрләрең...
29.11.2020
Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде