Барлык яңалыклар
Шигърият
23 ноябрь 2020, 01:48

Илүсә ИСМӘГЫЙЛОВА: ЗАРЫГУ

Бик акыллы була алмадым:Хата өстендә хата...

Таш йортларга сыенган да,
Бөгелеп төшкән каен.
Калтырана, кансыз җилләр
Килеп сарылган саен.
Бозлы яшен җиргә коя,
Йортларда ут кабынса.
Бер тәрәзә җылы кайчак
Җитә, күңелең тулса...
Уйларымнан чыгар микән
Зарыккан каен хәле?
Күңелләрнең яз җылысын
Көтеп юанган мәле...
ХАТА
Дурак учится на своих ошибках,
а умный – на чужих.

Урыс мәкале

Бик акыллы була алмадым:
Хата өстендә хата...
Әле ясыйсылары да
Кайдадыр көтеп ята.
Җүләр дә түгелмен кебек:
Сәләтле, ди, белгәннәр,
Мин менәсе үргә генә
Бүтәннәр үрләгәннәр...
Заман калыбына сыймас
Сәләтең кирәк түгел,
Яраклашу дигән сәләт
Таләп ителә бүген.
Бар “хатам”ны аңласам да
Төзәтү мөмкинме соң?!
Хистән яралган күңелне
Үзгәртергә инде соң...

Бик акыллы булып булмас,

Ясалыр тагын “хата”.

...Мондый илне үз илем дип

Яшәүләр дә бит хата...

Белешмә: яшь шагыйрә Илүсә Исмәгыйлова Федоровка районының Балыклыбаш авылында туа. Стәрлетамак педагогия көллиятен, Башкортстан дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Шигырьләре матбугатта студент елларында басыла башлый. БДПУда укыганда “Тамчылар” әдәби-иҗат түгәрәгендә шөгыльләнә, үзнәшер Хыялым йолдыз кабыза” исемле китабын нәшер итә. 2015нче елда “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә “Җиһанның бер тамчысы” исемле китабы нәшер ителде.
Илүсә Исмәгыйлова бүгенге көндә Стәрлетамак шәһәрендә яши, мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта.

Иҗатына фәлсәфи тирәнлек, хисләр ялкыны хас.

Илүсә ИСМӘГЫЙЛОВА фотосы.
Читайте нас: