Мал тотарга аның җегәре юк,
Чүлмәктә гөл күптән корыган.
Нишләтәсең, картлык картлык инде,
Сирәк тора хәзер урыннан.
Һәр көн бер уй: нигә шунда тизрәк
Бу дөньяны ташлап китмәскә?
Күз көеге булып яшә, имеш,
Песие дә юк бит иптәшкә.
Җәе үтте кояш нурына да,
Әрем исенә дә кинәнеп,
Күгәрченнәр белән сер бүлешеп,
Үзалдына үзе сөйләнеп.
Ә кышлары, салкын ак кышлары
Бигрәкләр дә аны куркыта:
Кышын сине кем кайгыртсын инде,
Үлеп ятармын, дип, буш йортта.
Малайлары бар да, читтә алар
(Үскәннәр шул, ай-һай, үскәннәр.
Ана сөте кирәк түгел бүген,
Затлы ашка күптән күчкәннәр).
Хәер, һәркайсының үз дөньясы,
Кайтырга да вакыт җитмидер
Карчык башка үпкәләми инде –
Дөнья мәшәкате бетмидер.
Көннәр саный ялгыз салкын өйдә,
Иске мамык шәлен ябынып.
Читтә йөргән малайларын түгел,
Күптән үлгән картын сагынып.
Ышыкта ул, беркем күрми,
Беркем ишетми, ярый.
Качып кына һәркөн шулай,
Әти, дип әйтеп карый.
Әти, әти, әтием, ди,
Күзләре яшькә тулып.
Кыен ла җирдә яшәве
Әтисез малай булып.
Әнисе әйбәт, андыйны
Табалмассың бүтәнне.
Әтисе шундый әнине
Яратмады микәнни?
Ирләр эшен олыларча
Башкарырга җитми көч.
Кадакка туры сукса да,
Бармакка төшә чүкеч.
Зур малай булсаң да, кайчак
Качып яшь түгелә ул.
Гел әнигә сыенырга
Чәчби кыз түгел лә ул.
Әни дә шатланып, йортта
Гел гөрләп торсын, дисәң,
Бик ямьсез генә булса да,
Әтиең булсын икән.
Уйлый бала. Күңел гүя
Яварга торган болыт.
Кыен шул җирдә яшәве
Әтисез малай булып.
Белешмә: Ибраһимова Фәнирә Габделхәй кызы Башкортстанның Стәрлебаш районы Тәтер-Арслан авылында туып үсә. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, озак еллар Благовар районында укытучы булып эшли. Русиянең Мәгариф отличнигы.
2010 елда “Тулпар” журналы, 2013 елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале лауреаты булды. Ике китап авторы.