Барлык яңалыклар
Шигърият
5 ноябрь 2020, 22:40

Эльверт ХАМАТШИН: МИЛЛӘТ КӨЗДӘ...

Агач кебек катып торсакЧараларын табарлар,

Эльверт ХАМАТШИН: МИЛЛӘТ КӨЗДӘ...
Көзләр килде. Каеннардан
Алтын яфрак коела.
Саргылт җирләр алтын юрган
Ябынгандай тоела.
Яфрак коеп шәрәләнә
Көз көнендә каеннар.
Салкын җилле көздә минем
Җанны өткән кайгым бар.
Алтын җирдә шәрә каен –
Бу бит газиз милләтем:
Аяк асты чүбе булган,
Югалтып үз кыйммәтен.
Милләтемне шуңа тиңлим
Көзге шәрә каенга,
Чөнки аны суык суккан
Чәчәкле май аенда.
Шуннан алып көздә яши,
Ялангач ул суыкта.
Мескен хәлдә, меңәрчә ел
Бай тарихлы булып та.
Өнсез-тынсыз булганга ул
Яши гелән көзләрдә.
Салкын өтә милләт җанын,
Яшьләр салып күзләргә.
Агач кебек катып торсак
Чараларын табарлар,
Милләтемне ваклап, турап
Утын итеп ягарлар.
Көрәшергә кирәк безгә
Халкым данга күмел!” – дип.
Аңлыйк шуны, башыбызда
Каен чүбе түгел бит!
Белешмә: Эльверт ХӘМӘТШИН Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык, Дүртөйледә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Кубань дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, 1976-1989нчы елларда Төркмәнстанда балалар укыта. Аннан соң Авыргазы районының Степановка, 2002нче елдан Бакалы районының Иске Әҗми урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2007нче елда кабат Авыргазы районының Степановка авылына күченеп кайта һәм күрше Усман тугызъеллык мәктәбендә укыта.

Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1990нчы елда Авыргазы районының "Ватан юлы" гәзитендә көн күрә. Шуннан соң әсәрләре "Кызыл таң", "Өмет" гәзитләрендә, Татарстан матбугатында даими басылып килә. 2008нче елда "Тулпар”ның 5нче санында дөнья күргән “Шагыйрь бит ул күктән төшми, күкләргә аша гына” сәхифәсе өчен журналның лауреаты итеп танылды. 2009нчы елда “Каеннарым минем” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Эльверт Хәмәтшинның прозада да уңышлы тәҗрибәләре бар. 2015нче елда “Син – сагыш кояшым” исемле шигъри җыентыгы Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап”нәшриятында дөнья күрде.

Автор фотосы.

Читайте нас: