Барлык яңалыклар
Шигърият
30 октябрь 2020, 01:03

АРЫШ ИСЕ

Арыш серкәсенә чумган толымКөлтә булып керде кочакка.

АРЫШ ИСЕ

Арыш исен бигрәк яратам мин
(Икмәгенә туймый үссәм дә):
Күкрәк тутырып сулап кинәним бер
Арыш басуларын үткәндә.

Рәшә дулкыннары кытыклавын
Сихәт итеп алсын тәнкәем:
Җанкаема зәм-зәм суы кебек
Арыш исе кирәк мәлкәем.

Арыш басулары аръягында
Югалып ла калса юлларым,
Исләреннән исереп егылсам да,
Башакларда булыр кулларым.

...Җирдән күккә иңгән мизгел истә
(Инде икмәгенә тук чакта).
Арыш серкәсенә чумган толым
Көлтә булып керде кочакка.

СИБЕЛГӘНБЕЗ

Ил буйлап сибелеп калдык
Әнидән сигез туган.
Чәчелеп киткән җиләк кебек
Апамнар тырысыннан.

Җыеп алып була да ул
Түгелгән җиләкләрне.
Кыямәттә кабул булыр
Кавышу теләкләре.

Ачы язмышлар, золымнар
Чорларның кырысында
Милләттәшләремне сипкән
Ватаным “тырысыннан”.
БЕЛЕШМӘ:
Даим ЯУШЕВ Туймазы районының Тукмак-Каран авылында туа. Яшьли ятим калып, дөньяның ачысын-төчесен татып үсә. Зур тырышлык күрсәтеп, Кандраның икенче урта мәктәбен тәмамлый, хәрби хезмәткә алына. Армиядә хезмәт иткәндә аякларына салкын тидерә. Озакламый бу зур фаҗигагә әйләнә – аның ике аягын да кисеп ташлыйлар. Ул вакытта Даим Яушев укытучы булып эшли, читтән торып Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагы була. Шулай да егет култык таякларында йөреп, университетны уңышлы тәмамлап чыга.
Даим Яушев күп еллар Бишкурай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты. Районда иң абруйлы һәм бай тәҗрибәле укытучыларның берсе булып танылды. Ул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты кабинетын күпләр сокланырлык итеп җиһазлый, тарих-төбәкне өйрәнү музеен оештыра.
Даим Яушев җитди шигырьләр белән бер үк вакытта сатира-юмор өлкәсендә дә эшли, хикәяләр яза, журналистика белән дә шөгыльләнә, гармунда уйный, үзе үк көйләр дә чыгара. “Үзем булып калам”, “Сәламнәремне күндереп”, “Җырламый ничек түзим” исемле үзнәшер китаплар авторы.

Автор фотосы.
Читайте нас: