Барлык яңалыклар
Шигърият
28 октябрь 2020, 22:02

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Көз – рәссам бит...

“Тулпар” журналының даими авторы, Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылында яшәүче Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНАдан сагышлы да, моңлы да көзге шигырьләр. Укымыйча калмагыз!

“Тулпар” журналының даими авторы, Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылында яшәүче Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНАдан сагышлы да, моңлы да көзге шигырьләр. Укымыйча калмагыз!
БЕР КИЛЕРМЕН ӘЛЕ
Матурлыкны күреп калыйм диеп,
Урман, яланнарны буйладым.
Сарылардан сары күлмәк кигән,
Каеннарны күреп туймадым.

Усак яфраклары лепердиләр,
Әкрен генә искән җилгә дә.
Әйтә кебек алар, миңа карап:
"Әй, син, ешрак монда килгәлә".

Килешәмен әйткәннәре белән,
Табып тагын вакыт дигәнен,
Бер күрермен әле каеннарның,
Талгын җилгә башын игәнен.

Бер килермен әле сезнең янга,
Көтегез сез, каен, усаклар.
Чәчләремә күптән чал төшсә дә,
Йөрәктә бит дөрли учаклар...

Сарылардан сары күлмәк кигән,
Каеннарны күреп туймадым.
Яннарына барып серләшергә,
Үкенәмен, никтер кыймадым.
ЧЫГАМ ӘЛЕ ЯЛАННАРГА
Көзләр җиткәч, чыгам яланнарга,
Урман буйларында йөрергә.
Табигатьнең сихри матурлыгын,
Үз күзләрем белән күрергә.

Нинди генә төсләр, төсмерләр юк,
Әйтерсең лә, кемдер бизәгән.
Кемдер түгел, "сокланыгыз" диеп,
Көз рәссам бит, кулын изәгән.

Кулларыма алам яфракларны –
Яңарталар йөрәк хисләрен.
Матурлыгын алар җуймаганнар,
Югалтса да инде исләрен.

Бу яфраклар күзне иркәлиләр,
Бирешмичә кырау, салкынга.
Көз мизгелен генә тиңлиләр бит,
Мәңге төсен җуймас алтынга.

Чыгам әле тагын яланнарга,
Матурлыгын көзнең күрергә.
Күңелдәге хисләремне җыйнап,
Толым-толым итеп үрергә.
КОРАМА ЮРГАННАР
Юклык вакыт, авыр еллар иде,
Корамадан иде юрганнар.
Аларны бит кышын, кич утырып,
Эштән бушаганда сырганнар.

Ул заманнар күптән артта калды,
Ел артыннан еллар уздылар.
Корамадан теккән юрганнар да,
Вакыт үтү белән туздылар.

Ник исеңә төште болар диеп,
Сорарсыз сез, бераз аптырап.
Кайтып барам менә авылыма,
Асфальт юллар ята ялтырап.

Асфальт дию бик үк дөрес булмас,
Корамадай – кырык ямаулы.
Шушы юллар илткән авыллар да,
Калып бара инде санаулы.

...Без үскәндә тормыш авыр иде,
Корамадан иде юрганнар.
Мәңгелеккә китеп югалдылар,
Корамадан юрган сырганнар.

Авылларда көтеп торганнар...
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.
Читайте нас: