Барлык яңалыклар
Шигърият
21 октябрь 2020, 01:24

Марат КӘРИМОВ: Эй яшьлекнең тиле чагы!

Әҗәл эзләп тапмасынаЫшанычым нык әле.

ЭЗ ЯЗДЫРУ

Эй яшьлекнең тиле чагы!
Без бит үлемсез, имеш.
Шуңа яшәлгән әҗәлгә
Өстән караган килеш.

Күптән тиле яшьлек үткән,
Бераз акыл да кергән.
Үлемсезлек кикриге дә
Нәрсә эшлисең, шиңгән.

Инде картлыгым корына
Илтә гомер агышы.
Чү! Артымнан кемдер куа,
Кемнең аяк тавышы?

Әҗәл икән. Туктатырга
Ымлап тамагын кыра.
“Яшәү лимитың тулган!” – дип,
Чалыш авызын ера.

Мин ул кадәр юләр түгел
Тыңларга аның сүзен.
Җан-фәрманга торып чаптым,
Күздән яздырдым үзен.

Өемә кайтып егылдым,
Ишекне эчтән элеп.
Тын алырта да куркыта,
Ятамын ярты үлеп.

Әнә ишек дөбердәтә,
Куптара инде биген!
Минем кайда яшәгәнне
Ничек тиз белгән диген.

Тәрзә аша чыгып тайдым,
Шундый минем характер.
Күз яздыру ярдәм итми,
Эз яздыру кирәктер.

Хәзер инде башкачарак
Минем гомер сөрүем:
Ничә еллар өйгә кайтмый
Эз яздырып йөрүем.

Әҗәл эзләп тапмасына
Ышанычым нык әле.
Әҗәл түгел, хатынның да
Табалганы юк әле.

Таба калса, агаегыз
Күрмәгәнне күрәчәк,
“Алиментщик!” – дип әҗәлгә
Үзе тотып бирәчәк.
Белешмә: Марат Нәби улы Кәримов 1930 елның 9 гыйнварында Зианчура районының Күгәрчен авылында туган. Зилаер педагогия училищесын тәмамлаганнан соң туган авылында укытучы, район комсомолында бүлек мөдире булып эшли. Хәрби хезмәттән кайткач Мәскәүдә Әдәбият институтында белем ала. “Ленинчы”, “Пионер” гәзите, “Һәнәк” журналы редакцияләрендә, Башкортстан Язучылар берлегендә эшли.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов ике дистәгә якын китап авторы.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: