Барлык яңалыклар
Шигърият
20 октябрь 2020, 00:17

ҖӘЙНЕ КҮРМИ ДӘ КАЛГАНМЫН

Ә яфраклар мине сүгепКоела да коела.

Мөнир ВАФИНнан эсвижий шигырь

Җәйләр дә үтеп киттеләр
Җитез аттай чаптырып.
Җәйне күрми калуыма
Утырамын аптырап.

Яздан аерыла алмый
Җәйгә соңладым кебек.
Сандугачлар җырлавын да
Азрак тыңладым кебек.

Әллә күпме су керсәм дә,
Туйганчы кермәгәнмен.
Салават күпере буйлап
Атлап та йөрмәгәнмен.

Җиләк, гөмбә җыюларым
Азрак булып тоела.
Ә яфраклар мине сүгеп
Коела да коела.

Күктә кошлар хушлашуы
Җанымны телде шулчак.
Ә бит гомернең җәе дә
Шулай җитми калачак...

19.10.2020
Фото: rasfokus.ru
Читайте нас: