Барлык яңалыклар
Шигърият
2 октябрь 2020, 20:40

Бүген Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНАның туган көне

Моңнар белән күңелемәЯмаулар салган булам.

ОНЫТЫЛГАН

Уку кирәк, дип уйладым
Бәхеткә тиенергә.
Аннан мәхәббәттер дидем,
Сөергә-сөелергә.

Байлык кирәк, дидем,тагын
Шушы икәү янына.
Шушы өч әйберең булса,
Ни кирәк соң тагын да?

Яшьлек, яшьлек инде, дуслар,
Бүгенге белән көчле.
Дәрт-дәрманың көзләрдә дә
Гел шулай булыр төсле.

Әмма йөрәгемнең маен
Сакламыйча тотканмын.
Саулык зур байлык икәнен
Бөтенләй онытканмын...
ТИК ЙӨРӘГЕН ТУЗДЫРА

Тау күчерү дигән сүзгә
Ышанамын, чөнки булган.
Кемдер тауны таш-таш итеп
Өр-яңадан сүтеп җыйган.

Кеше вулкандай атыла,
Ялкынлана, кыза ала.
Эчендәге уты белән
Яшеннәрне уза ала.

Теләгәнен булдырала
Галәмнәргә уза кеше.
Комын коеп һәм чаларып
Гасырлардай туза кеше.
КҮҢЕЛ ЯШЬ

Гармуннарым искерделәр,
Үзем дә һич яңа түгел.
Тик шулай да гармуннарга
Тартыла бит каһәр күңел.

Гармуннарсыз яшәп булмый,
Сердәшләрем алар ла.
Эч серемне түгеп-түгәм
Көннәр туса аларга.

Ямаулар салган буламын
Үземчә гармуннарга.
Гармун уйнап яшәп ятам,
Уралып җыр-моңнарга.

Гармуннарым искерсә дә
Кулыма алган булам.
Моңнар белән күңелемә
Ямаулар салган булам.

Белешмә:
Борай элек-электән үзенең талантлары белән дан тоткан. Гөлсимә Зиннәтулллина да шундый гали затларның берсе.
Ул тумышы белән гүзәл табигатьле Аскын районының Иске Казанчы авылыннан. Туган якларыннан чыгып китү кызның күңел чишмәсенең ныклап ачылуына сәбәпче була. Ул сагыну-сагышларын шигырьләренә сала башлый. Ә инде күзе ачылган чишмәне туктатып буламы соң?! Узган еллар эчендә аның иҗат чишмәсе елдан-ел тулылана бара. Ул “Тулпар” журналы һәм “Өмет” гәзите лауреаты. Башкортстан китап нәшриятында көн күргән “Акчарлак-2009”, “Акчарлак-2014”, Яңавылда эшләп килгән “Замандаш” берләшмәсенең “Чишмәләрнең көмеш чыңы”, ”Әдәби балкыш” һәм Бәләбәйдә уза торган “Илһам чишмәләре”нең “Йәйгор” альманахларында иҗат җимешләре дөнья күрде. 2016 елда үзнәшер “Урман кызы”, 2018 елда “Җәяүле яшьлегем” дигән китабын нәшер итте. Аның “Хәбәрче саескан” дигән балалар китабы да дөньяга чыгарга үз сәгатен көтә.
Бүген ул шигърият яратучыларга үзенең өр-яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итә. Әти-әнигә, туган якка, тормышка олы сөю белән сугарылган шигырьләре нечкә күңел кылларыгызга кагылмый калмас дип уйлыйбыз.
Фото: Мунир ВАФИН.
Читайте нас: