"Кем чакыра әнисен?" – дип
Мин, – ди, – оныгының улы,
...Бәлки, ана тегеннән дә
Белмим, тик нәкъ шуңардан соң
Рәмзия Сәлим кызы Шәрәфетдинова Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылында дөньяга килгән. Техникумда белем алган. Тамьян авылы егете Радик белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бик күп еллар “Байрак” хуҗалыгында хисапчы, баш экономист, профсоюз мөдире вазыйфасын башкара. Әлеге вакытта Италиядә яши һәм иҗат итә.
2015нче елда “Күңелем чаткылары” исемле беренче үзнәшер китабын чыгарган иде. Шуннан соң аның “Чит илләрдә, ят җирләрдә”, “Күңелем хисләре”, “Канатлы хисләр”, “Тип әле син, йөрәккәем” дигән җыентыклары чыкты. Иҗатына ихласлык, җирсү, җиңелчә юмор, үзенә көлеп карау кебек үзенчәлекләр хас. Туганнарына, дусларына, якыннарына төрле бәйрәмнәр, юбилейлар уңаеннан котлаулар да иҗат итә. Күп кенә бәетләр авторы.
Чит илдә, башка мохиттә яшәсә дә, туган тел, якташлар дип җан ата, кулыннан каләмен төшерми.
Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА фотосы.