Барлык яңалыклар
Шигърият
30 сентябрь 2020, 21:42

АЙДАР: САГЫНМАМ ДИГӘН ИДЕМ...

Йөрәк итеңне жәлләмиБирәсең өзеп-өзеп.

АЙДАР: САГЫНМАМ ДИГӘН ИДЕМ...

Сагынырлык булгансың ла! –
Сагынмам дигән идем.
Чәчеңә җилләр булып та
Кагылмам дигән идем.

Җилләр булып кагылдым да,
Котырдым буран булып.
...Чәчеңә түшәк мамыгы
Сарылган карлар булып.

ИРКӘМӘ

Нинди уйлар күңелеңдә –
Карашың моңсу томан.
Елаткан да сине мин бит,
Юаткан да – мин булам.

Гомер уза. Һаман да бит
Яшисең түзеп-түзеп.
Йөрәк итеңне жәлләми
Бирәсең өзеп-өзеп.

Нинди уйлар күңелеңдә –
Карашың моңсу томан.
Янганыңда кузың булсам,
Туңганда бозың булмам!

* * *
Ярату өчен акыл кирәкми.
* * *
Юлларда тузан.
...Юллар да туза.

Белешмә:
Айдар Әфләтун улы Маннанов Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Миәс тау техникумында белем ала. Новосибирск шәһәрендә шахталар проектлау институтында бораулау мастеры вазыйфасын башкара. 1986нчы елда Башкортстанга кайтып, күп еллар “Башкиргеология” җәмгыятендә эшли. 2000-2005нче елларда Йомагуҗа сусаклагычын төзүдә катнаша. Бүгенге көндә “Геомассив Урал” ширкәтендә эшли. Әдәби иҗат белән балачактан ук мавыга. Үзенә таләпчәнлеге аркасында, шигырьләре матбугатта сирәк күренә. Иҗатына ихласлык, моң һәм җирсү хас.
2014нче елда “Җырланмаган җыр” дип аталган үзнәшер китабы көн күрде. Агымдагы елда Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Тышаулы хыял” исемле җыентыгы ташка басылырга әзерләнә.
2017нче елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивалендә икенче урынны яулады.

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: