Барлык яңалыклар
Шигърият
9 сентябрь 2020, 23:50

Бүген галимә һәм шагыйрә Альбина ХӘЛИУЛЛИНАның туган көне

Таяну ноктасын –Иманда табамын.

Таяну

Таяну ноктасын
Табарга исәбем…
Төшемдә җир шарын
Урталай кисәмен…

Хакыйкать якында –
Беләмен табасым.
Калдырмас Ходаем
Адәмен-баласын.

Төшләрдә саташу –
Меңъеллык эзләнү,
Табигать алдында –
Табыну, тезләнү.

Өнемдә табыштан
Илереп каламын,
Таяну ноктасын –
Иманда табамын.
ТАМЫР

Өзелде күктән
Бер тамчы яңгыр.
Бездән дөньяда
Ни-нәрсә калыр?

Тамчыдан шытты
Бер бөртек үлән.
Берегәм җиргә
Кыз, улым белән…
Белешмә:
Хәлиуллина Альбина Габит кызы Благовар районы Такчура авылында туган. Первомайск урта мәктәбенең педагогия сыйнфында урта белем алганнан соң, ике ел туган авылында балалар укыта. 2000 елда Башкорт дәүләт педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлап, укуын аспирантурада дәвам итә. Шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшли башлый. 2005 елда хәзерге татар прозасына багышланган кандидатлык диссертациясе яклый.
Әдәби иҗат белән студент елларыннан шөгыльләнә. Бер китап авторы. Аның шигырьләре Бакуда чыккан “Төрки сүзе” (2003) һәм башка җыентыкларда да көн күргән.
Читайте нас: