Барлык яңалыклар
Шигърият
8 сентябрь 2020, 00:25

Бүген Рафыйга УСМАНОВАның туган көне

Картлык килми сорап,Харап эшләр, харап!

ТӨШКӘ ДӘ КЕРМӘДЕ

Тешләрең азая,
Колагың сагая,
Йөз бераз саргая,
Көннәрең тарая,
Озая төннәрең,
Ник элек белмәдем?
Төшкә дә кермәде...
Беләктә көч кая?
Нигә тормый аяп,
Ник карлыга тамак?
Кырау төшә чәчкә,
Әллә инде үчкә?
Үзе сирәк-саяк,
Булмый хәтта тарап.
Ник агара яңак?
Йөрү юк, юргалап,
Тез, билең угалап,
Эткәләп-төрткәләп,
Басасың мүкәләп,
Үзеңә үпкәләп...
Хәтер тишек, ямап,
Булмый һич тә ярап.
Картлык килми сорап,
Харап эшләр, харап!
Уза яшьлек, уза,
Уйлыйм шуны озак,
Корыйммы соң тозак?
Табыймчы бер йозак!
Янда иде бая,
Кайда яшьлек, кайда?
Нигә миннән тая?
Ая, язмыш, ая,
Үтмә, гомер, зая!
Түгелсеңдер айда,
Син яшьлегем, кайда?
Эзләп китим, кая,
Тотса әгәр аяк,
Кая минем таяк?

Рафыйга УСМАНОВА

7.09.2020
Белешмә: Рәфыйга УСМАНОВА Борай районының Бустанай авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң пионервожатый, укытучы булып эшли. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Борай районының Чалкак авылында татар һәм урыс теле укыта. Краснокама районының “Кама таңнары", Борай районының “Алга”, республиканың “Кызыл таң” гәзитләрендә эшли. Ул өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә шигырьләр иҗат итә. Соңгы елларда үзен сәләтле прозаик буларак та күрсәтте. Дистәгә якын китап авторы.

Автор фотосы.
Читайте нас: