Барлык яңалыклар
Шигърият
7 сентябрь 2020, 01:47

Ә бу җырым, ахры, соңгысы...

Сөйгәнемнең яшьли язганХаты йөри кесәдә...

ХАТ ЯЗУЛАР
(Елмаеп-моңсуланып )

Кемнәрдер, тормышлар артка
Тәгәри бит, дисә дә,
Хат язулар – сирәк хәзер:
Телефоннар – кесәдә.

Кәгазьгә тойгы түгүләр
Әллә ничектер сәер.
Төймәләргә басып кына
Бәйләнеш туа хәзер.

Юк хисләргә бирелүләр –
Йөрәк никтер ашыга.
(Кемнәрдер, мондый ашыгу
Булмас, диләр, яхшыга).

Ерактагы якыннарың
Төшкә-фәлән керсә дә,
Хат язулар – озак бит ул! –
Телефоннар кесәдә.

Хат ташучыны, тилмереп,
Көткән вакытлар үткән.
Без дә хәзер башка инде,
Дөнья да хәзер бүтән.

Ул вакытларның үтүе
Кызганыч та, түгел дә.
Капма-каршы ике тойгы
Яши кебек күңелдә.

Тормыш бара, кемнәр генә
Нәрсә генә дисә дә.
Сөйгәнемнең яшьли язган
Хаты йөри кесәдә...

МИН ОНЫТТЫМ СИНЕ

Мин оныттым сине... Айлар, еллар
Эшләделәр җайлап үз эшен.
Мин дә хәзер күптән парлы инде,
Синең яныңда да үз ишең.

Юк, әлбәттә, хәтеремдә һаман
Синең көлүләрең, буй-сының...
Тик яшәмим инде элеккечә
Хисләр ташкынына буйсынып.

Үпкәләүләр, әрнү, үкенүләр
Үткәннәрдә торып калдылар.
Айлар, еллар, рөхсәт сорамыйча,
Сине миннән тартып алдылар.

Йөрәгемне телми инде хәзер
Ниндидер бер бушлык тойгысы.
Күпме җырлар сиңа багышладым,
Ә бу җырым, ахры, соңгысы.

Мин оныттым сине... Айлар, еллар
Урладылар минем сөюне.
Тик бер теләк күңелемдә яши –
Онытмасаң иде син мине...
Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТ

Белешмә:
Рәсим Рәшит улы Рәхмәтуллин (иҗади псевдонимы Рәсим Шәфи-Рәхмәт) 1964 елның 1 мартында Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килгән. Тәүге шигырьләрен мәктәптә укыган елларда ук яза башлый, Казан шәһәрендә чыккан “Ялкын” балалар журналының лауреаты була. Ил чигендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Мәскәү технология институтының Уфа филиалында укып югары белем ала. Шул вакыттан алып Стәрлетамак шәһәрендә яши.
Шигырьләре республика басмаларында дөнья күреп тора. 2005 елда “Тулпар” журналының лауреаты булды. 2009 елда Бәләбәй шәһәрендә үткәрелә торган “Илһам чишмәләре” фестивалендә икенче урынга лаек булды. Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында 2009 елда “Июль”, 2013 елда “Тәүге тукталыш”, 2015 елда “Төймәләр дәвере”, 2019 елда “Гөлләр кешеләргә охшаш” исемле китаплары басылып чыкты. 2014 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Автор фотосы.
Читайте нас: