Көзләр көзләр инде, язлар түгел,
Көзләр килгән саен, чыңлый-чыңлый,
Сары сарган агачларга карап,
Күзләремнән яшьләр түгелә.
Җәйләр узып, көзләр килгән саен,
Көз бизәге, моңсу бер җыр булып,
Сары сагышлардан арыналмый,
Хиссезләр дә хискә биреләләр,
Илһам килә һәрчак көзләрен.
Алтын-сары яфракларын коеп,
Көз калдыра Җирдә эзләрен.
Муллык төяп килә, кешеләрне
Бәхетле дә, бай да итәргә.
Чуак көннәр белән куандыра,
Кемдер көтә ак буранлы кышны,
Кайберәүләр җәйне сагына.
Күңелендә шигырь тудырганнар
Сагыш баскан көзгә табына.
Көзнең дә бит була төрле чагы,
Талгын җилләр, гафу үтенгәндәй,
Күз яшьләрен сөртеп, юата.
Төсләр балкышыннан әсәрләнеп,
Шушы матурлыкны күргәннәрнең
Хиссезләр дә хискә биреләләр,
Илһам килә бары көзләрен.
Алтын-сары яфракларын сибеп,
Ул калдыра безгә эзләрен.
Кайчан гына әле җәйне көтә идек,
Инде җилләрдән дә килә көз исләре.
Һәр мизгелнең төсе, исе булган кебек,
Була бит ул назга тулы үз хисләре.
Нинди мизгел – шундый хисләр күңелләрдә,
Үз хисләре белән алар бүлешәләр.
Талгын җилләр, иркәләп һәм назлап кына,
«Хәерле көн», – диеп, гүя, күрешәләр.
Әле кайчан гына җәйне көтә идек,
Жилләрдән дә килә инде көз исләре.
Күңелемдә – узган елдан торып калган,
Сарыф ителмәгән моңсу көз хисләре.
Җәй гомере бары мизгел генә,
Бар табигать инде көзгә тарта.
Ялан-кырлар бушый барган саен,
Күңелләрдә моң һәм сагыш арта.
Фото: https: //vk.com/im?sel=215345055&z=photo215345055_457242784%2Falbum215345055_00%2Frev