Барлык яңалыклар
Шигърият
29 август 2020, 09:39

Марат КӘБИРОВның яшьлек шигырьләре

Искә алганым бар: иң бөек шагыйрьләрнең дә иң шәп әсәрләре яшь чакларында языла. Бу аңлашыла да, чөнки яшьлек – үзе иң гүзәл ШИГЫРЬ ул! Картайгач, әллә җегәр югала, әллә дәрт сүнә – белмәссең, ләкин үлемсез шигырьләр иҗат итә алганнар бик сирәк. Күрәсең, Пушкин, Лермонтов, Тукай, Есенин кебек шигърият даһилары, шуны алдан аңлап, яшьли бакыйлыкка күчкәннәрдер дә... 23 августта иллесен “түгәрәкләгән” “замана Есенины” – Марат КӘБИРОВның түбәндә китерелгән шигырьләре дә аның 18 – 25 яшьлек чагында иҗат ителгәннәр. Укып чыгыгыз, үкенмәссез! Чын яшьлек рухы, мәхәббәттә янган олы ЙӨРӘК бар аларда!

* * *
Үлемсезлек чишмәсе бар,
Ул — синең иреннәрең.
Яшьлекләрең кире кайтыр,
Савыгыр тилеләрең.
Төн шикелле кара чәчләр...
Исертерлек карашлар...
Төн караңгы, мин исерек —
Кем гаепләр, адашсам?!
Кем гаепләр...
Алла сине
Шундый итеп яраткан...
Шундый итеп яраткан да,
Яраттырган Мараттан.
Чишмәнең дә берәр вакыт
Суын эчерер әле...
Үзе гөнаһ кылдырыр да,
Үзе кичерер әле.
САК БЕЛӘН СОК
Араларда киртә булып яткан
Кагыйдәләр тавы ишелде.
Айлы төндә сөю дигән күлдә
Йөздек ике аккош шикелле.
Ай абыстай, йолдызларын җыеп,
Күлгә төшеп никах укыды.
Ике җанны-тәнне бергә үрде
Ялкыннары сөю утының.
Озакламый алсу таңнар атар,
Һәм аерыр кояш нурлары.
Ике аккош булып кылансак та,
Сак белән Сок кына без бары.
БЕЗ
Без акыллы түгелбез шул,
Без әллә ниндиерәк.
Елар чакта еламыерак,
Көләрдә көлмиерәк;
Бер-беребезгә кирәк чакта
Ишетми, күрмиерәк;
Җылы сүзләр әйтер мәлдә
Телләрне тыебрак;
Бер-беребезне үртәгәндә
Телләшеп кыюрак
Йөргән булабыз. Югыйсә,
Син дә мин инде йөрәк.
Бергә чакта яшибез шул
Кадерне белмиерәк.
Әле мин артык җылырак,
Әле син салкынрак...
Әле син иррәк буласың,
Әле мин хатынрак...
Менә вокзал...
Күздә — аһ-зар...
Язмышлар шундыерак.
Озакка без аерылабыз,
Аралар шундый ерак.
Их, акыллы түгелбез шул,
Без әллә ниндиерәк.
Кузгалып китте автобус...
Кузгалып калды йөрәк...
* * *
Кышкы таңнар. Өерелә карлар,
Туй күлмәге кигән гүзәлдәй.
Карлар булып гүя яшьлек кайта,
Онытмасын әле, дигәндәй.
Онытырлыкмы соң... Кышкы таңда
Ураган мәл авыл урамын,
Сөйгән ярың белән култыклашып,
Ап-ак бураннарга уралып.
Күңелләр дә кар бөртеге сыман,
Өерелә дәртле җилләрдә.
Сөйгәнеңне ал да җилдер генә
Хыял гына җиткән илләргә.
Ап-ак карлар булып эрегән мәл
Ирененә кунып иркәңнең...
Учларыма кунган һәр бөртектә
Чагылышы ята үткәннең.
Кышкы таңнар. Өерелә карлар,
Туй күлмәге кигән гүзәлдәй.
Карлар булып, ахры, яшьлек китә,
Өзгәләнсен әле, дигәндәй.
СИН КИТКӘЧ
Өстәлдә ике чынаяк...
Ике урындык...
Өнсез калган карават та
Ике урынлык...
Бар да парлы. Бер нәрсә дә
Керәлмәс ватып.
Ике урынлык бүлмә бу,
Өченче артык.
Ике урынлык бүлмәмдә...
Ике урынлык...
Ялгызлык һәм сагыш яши,
Миңа урын юк.
ДӨНЬЯ МАТУР
Шуңа күрә дә шул
Сүгенә-сүгенә кайтам урамнан.
Һади Такташ
Такташ брамат,
Дөнья дигәннәре
Ул чынлап та матур икән бит.
Язлар туган... Назлар тулган
җиргә...
Кич шундый шәп! Исең китәрлек.
Аккош кебек гашыйк парлар үтә,
Матур кызлар... Синең Алсулар...
Елмаялар... Язгы җилдәй назлы,
Язгы ташкын сыман ярсулар.
Тик мин генә ялгыз китеп барам,
Ялгыз язга бераз үч тә бар.
Дөнья матур... Сүгенәсе килә...
Сүгенерлек кенә көч тә бар.
Кемне сүгим?
Кышкы салкын да юк,
Үзәкләргә үткән җил дә юк.
Син җырлаган татлы таңнар да юк,
Мин теләгән якты ил дә юк.
Кемне сүгим?
Илнең башлыгынмы?
Башлыклар күп хәзер. Кайсысын?
Без сүккәннән генә юньле дәүләт
Төзи патшаларның кайсы соң?
Кемне сүгим?
Авылымда калган
Ятим анамнымы? Ни өчен?
Картайгансың, дипме,
Көчкә генә
Аткарасың, дипме, өй эшен?
Эх, бичәгә бер бәйләнер идем,
Рәхәтләнеп сүгәр идем бер...
Авылда шул...
Йортсыз Уфаларда йөрүләрем
Аның гаебе дә түгелдер.
Шигырь йөртә, Такташ...
Калаларда
Ялгыз урамнарда алдатып.
Дөнья матур...
Аның матурлыгын
Сүгенеп тә булмый аңлатып.
ШЫГЫР-ШЫГЫР.
Тулай торак.
Бүлмәдә тын
Бары дуслар юкта гына.
Күршеләрдән яшерен сер юк —
Стеналар юка гына.
Юка гына стена аша
Бер карават суза шәп җыр:
Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр,
Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр.
(Күрше кызын җәлләп куям,
Анаң, мескен, күрсә диеп;
Егетен дә әрләп куям,
Түзебрәк йөрсә, диеп)!
Ташны ярып чыккан моңдай
Җыр яңгырый стена аша.
Һәм кушыла аңа икәү,
Ыңгыраша-ыңгыраша.
Дөньялары фанидыр ла,
Ул барыбер бетәседер...
Бу квартет— мәхәббәтнең
Иң югары нөктәседер.
Әй, карават, синең дә бит
Бик җиңелдән түгел эшең —
Җырлый-җырлый изеләсең
Ятлар рәхәт чиксен өчен.
Тик барыбер бәхетлесең,
Күк катында синең урын.
Синнән дә шәп җырлый алмый
Бер шагыйрь дә сөю җырын.
Шыгыр-шыгыр...
Вакыт эри...
Һәм көчәя җыр тагы да.
...Монда чыга күрмә, күрше,
Стеналар юка гына.
ИСЕРЕК
Көн пычрак,
Мин исерек...
Тездән су ерып барам.
Авыз эченнән, үземчә,
Моңлы җыр сузып барам:
«Үлгәндә дә биисем юк
Сез җырлаган такмакка.
Үз юлымнан алга барам,
Кыеш-мыеш атлап та...»
Ява яңгыр...
Мин су ерам:
«Кирәкми куышыгыз,
Җил-яңгырсыз оягызга
Үзегез шуышыгыз!»
Гомеремнең юлыннан да
Билдән су ерып барам.
Авыз эчемнән, үземчә,
Моңлы җыр сузып барам...
Әле явын, әле давыл...
Михнәтең бетәме соң?
Тормышта да мин шундый бер
Исерек микәнни соң?
* * *
Кайда карама —
Йөрәк талана.
Нәрсә уйлама —
Җаның кыйнала.
Илт, кадерлем, мине
Мәйханәгә,
Йә төртеп тиш күңел күземне.
Бу дөньялар исерекләр белән
Исәрләргә генә күңелле.
Фото: Марат Кәбировның шәхси сәхифәсеннән.
Читайте нас: