Барлык яңалыклар
Шигърият
27 август 2020, 01:35

Ирек ГАЛИНнан шәп шигырьләр

Әллә хатын миннән бәхет күрми,Әллә инде мин бер бичара...

* * *
Яңгыр болытларын җыеп
Элеп куйды һавага.
Күктән өскә чиләк-чиләк
Ага да ага, ага.

Чүп үләннәре гаскәрдәй,
Карасаң тирә-якта.
Дер калтырап сакта тора
Әремнәр таяк атта.

Таллар да сынып сыгылган,
Очкан үрдәкләре дә.
Камышларның язмышлары
Үлем түшәкләрендә.

Тигәнәкләр җебеп каткан,
Әрсез чаклары узган.
Ялварып үткән-сүткәнгә
Алар кулларын сузган.

Тәрәзәм пыяласына
Нидер язгалый әрем.
Ни хәл итим? Үземнең дә
Нәкъ сезнең кебек хәлем...

* * *
Төннәрендә кайчак уянам да,
Йоклый алмый ятам уйланып.
Шулчагында янда яткан хатын
Җаннарыма тия бәйләнеп:
“Төшләреңдә тагын кемнәр керде?” –
Диеп шуннан гауга куптара.
Төннәрен дә, хәтта йокыда да
Ялгызлыкта калыр юк чара.
Әллә хатын миннән бәхет күрми,
Әллә инде мин бер бичара...

Белешмә:
Ирек Хәниф улы Галин Борай районының Сармаш авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алгач, күрше Зур Бәдрәш урта мәктәбен тәмамлый. Һөнәрчелек училищесында водитель таныклыгы алып өч ай эшләгәч, армиягә чакырыла. Кытай чигендә һава һөҗүменә каршы саклану көчләрендә хезмәт итә. Армиядән соң Борайда, Бөредә, Төркмәнстанда эшли. 1983нче елдан башлап Уфада яши.
Әтисе Хәниф бакыйлыкка күчкәннән соң кулына каләм алып, шигырьләр, җыр текстлары яза башлый. Алар республика матбугатында, күмәк җыентыкларда даими дөнья күреп килә. Иҗатына гадилек, дуамаллык, бунтарьлык хас.

Фото: Ирек Галин
Читайте нас: