Барлык яңалыклар
Шигърият
11 август 2020, 00:44

Рафыйга УСМАНОВА: АВГУСТКА МӘДХИЯ

Август – төпчеген табаргаТулышкан ана кебек.

АВГУСТКА МӘДХИЯ

Август хуш исле печәнле,
Гөлле дә аллы ай ул.
Муллык һәм дә бәрәкәтле,
Чәчкәле, баллы ай ул.

Җиләк, алма – кып-кызыл сут,
Бар тараф яна кебек.
Август – төпчеген табарга
Тулышкан ана кебек.
БУСАГА

Туган йортта бар да тансык,
Бар да якын, кадерле.
Балачак мирасы булып,
Уятадыр хәтерне.
Әткәм уеп куйган чөй дә,
Әнкәм көйләгән көй дә –
Истәлекле барчасы да,
Өй алды бакчасы да.
Хезмәт тәрбиясе алып,
Ата-баба догасын...
Сынаулар көтәсен аңлап,
Олы юлга чыгасың.
Шәйләсә дә авырлыгын
Үтәсе киртә-тауның,
Каушамады күңел, әйтте:
“Исәнме, дөнья, саумы?”
Туган йорттан таралыштык
Ишле бала исән-сау.
Тәп-тәбәнәк булса да,
Бусага – иң биек тау.
Кичү кирәк иман белән,
Шуннан тора тормышың.
Бәхетең вә тәхетең дә...
Шуңа бәйле язмышың.
Иншаллаһ, сынатмадык,
Бусага торды саклап.
Газиз йортның хакын хаклап,
Иңгән иманны аклап.
Еллар үтте, күңел тулып,
Җирсәп сагышка тулдым.
Туган йорт бусагасына
Иелеп сәҗдә кылдым.

Белешмә: Рәфыйга УСМАНОВА Борай районының Бустанай авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң пионервожатый, укытучы булып эшли. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Борай районының Чалкак авылында татар һәм урыс теле укыта. Краснокама районының “Кама таңнары", Борай районының “Алга”, республиканың “Кызыл таң” гәзитләрендә эшли. Ул өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә шигырьләр иҗат итә. Соңгы елларда үзен сәләтле прозаик буларак та күрсәтте. Дистәгә якын китап авторы.

Рафыйга УСМАНОВА фотосы.
Читайте нас: