Барлык яңалыклар
Шигърият
29 июль 2020, 01:36

Халык шагыйре Марат КӘРИМОВтан күчтәнәч

Эй бизәкле матур дөньям!Сукырлар да күрерлек син.

ГАДЕЛСЕЗЛЕК

О, бу нинди рәхимсезлек!
Сукыр булып туды сабый.
Нәни йодрыклары белән
Күзен кат-кат уды сабый.

Әмма дөнья яктырмады,
Алда бары караңгылык.
Күзлеләрдән сорау калды
Тик бердәнбер чара булып.

Болыт нинди? Кояш нинди?
Чәчкә нинди? Үлән нинди?
Эй сабыйлык! Күңеле белән
Күрә алса, көлә нинди.

Төсләрен дә бер күр генә,
Гомер буе истә икән.
Куанычлар – кызыл төстә,
Яшәү – яшел төстә икән.

Күк төс – дөнья иминлеге,
Ак төс – намус тазалыгы.
Төсләр белән таныша-таныша
Үтте аның балалыгы.

Кара төстән башка төснең,
Барысын да белде сабый,
Яңгырдан соң җәйгор күреп,
Шатлыгыннан көлде сабый.

Эй бизәкле матур дөньям!
Сукырлар да күрерлек син.
Кадереңне белгәннәргә
Гомерлек син! Гомерлек син!
ТАГЫ ДА БӘЙРӘМНӘР ХАКЫНДА

Сагынып сөйләү өчен калды:
Бәйрәм – бәйрәм иде элек.
Ә хәзерге бәйрәм исә
Үзенә күрә сугыш кебек.

Кайдан алып бетә диген
Милитарист холыкларын,
Безгә каршы җибәрә ул
Шешә-шешә полкларын.

Өскә килгән шушы яуга
Каршы чыкмый чарабыз юк,
Соңгы полкын екмый торып
Туктарга һич чамабыз юк.

Сугыш булмый югалтусыз,
Шуны сөйли үткәнебез,
Тора алмый юу кырында
Ятып кала күпләребез.

Яу үткәч тә без – без түгел,
Башлар чатный, чәнчә бавыр,
Йөрәк сызлый. Шул хәлләргә
Чыдаулары, ай-һай, авыр.

Эшебез – чүп, ә бәйрәм күп,
Шуңа исләр китеп тора,
Берсе үтеп тә өлгерми,
Икенчесе көтеп тора.

Әнә тагы яңа бәйрәм
Атакага тора әзер,
Монысыннан да исән-калсам,
Бомжларга бирәм хәер.

Белешмә: Марат Нәби улы Кәримов 1930 елның 9 гыйнварында Зианчура районының Күгәрчен авылында туган. Зилаер педагогия училищесын тәмамлаганнан соң туган авылында укытучы, район комсомолында бүлек мөдире булып эшли. Хәрби хезмәттән кайткач Мәскәүдә Әдәбият институтында белем ала. “Ленинчы”, “Пионер” гәзите, “Һәнәк” журналы редакцияләрендә, Башкортстан Язучылар берлегендә эшли.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов ике дистәгә якын китап авторы.

Фото: Мунир ВАФИН.
Читайте нас: