Барлык яңалыклар
Шигърият
26 июль 2020, 21:57

Вакытны ашыктырабыз

Вакыт җитми... Көнгә чыксамЙөгерәм дә йөгерәм.

АШЫКТЫРАБЫЗ...

Вакытны ашыктырабыз:
Көн үтсә иде, дибез.
Өйгә кайтып, ял итәргә
Кич җитсә иде, дибез.

Куалыйбыз атналарны,
Гомер җебен сүтәбез.
Дүшәмбеләр үтү белән
Шимбәләрне көтәбез.

Айларны ашыктырабыз
(Әй, түземсез инде без!):
Кышлар үтеп китеп, тизрәк
Яз килсә иде, дибез.

Елларны гел тизләтәбез.
Гел алга, алга, алга...
Нигәдер хыялланабыз
Чыгарга хаклы ялга.

Ашыктырабыз вакытны.
Һич көтмибез, түзмибез.
Ә соңыннан, гомер бигрәк
Тиз үтеп китте, дибез...

ЙӨГЕРҮ

Вакыт җитми... Көнгә чыксам
Йөгерәм дә йөгерәм.
Ә кичен кайтып егылам,
Арып тормыш йөгеннән.

Монда да мине көтәләр,
Тегендә дә мин кирәк.
Түзсеннәр генә табаннар,
Чыдасын гына йөрәк.

Йөгерәм...Тыныч тормышны
Һич җитеп булмый куып.
Бер мәсьәләне чишүгә,
Башкасы тора туып.

Мәшәкать күп. Бетми хәтта
Якшәмбедә – ялларда.
Ял көнендә ял итүләр
Бары тик хыялларда.

Йокы туймыйча уянам,
Ашыгып кына ашыйм.
Кайвакыт шундый тормышны
Сукранып, сүгеп ташлыйм.

Йөгерәм... Ләкин туктармын –
Узалмам картлыкларны.
Шулчак сагынып сөйләрмен
Әлеге вакытларны...

Белешмә:
Рәсим Рәшит улы Рәхмәтуллин (иҗади псевдонимы Рәсим Шәфи-Рәхмәт) 1964 елның 1 мартында Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килгән. Тәүге шигырьләрен мәктәптә укыган елларда ук яза башлый, Казан шәһәрендә чыккан “Ялкын” балалар журналының лауреаты була. Ил чигендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Мәскәү технология институтының Уфа филиалында укып югары белем ала. Шул вакыттан алып Стәрлетамак шәһәрендә яши.
Шигырьләре республика басмаларында дөнья күреп тора. 2005 елда “Тулпар” журналының лауреаты булды. 2009 елда Бәләбәй шәһәрендә үткәрелә торган “Илһам чишмәләре” фестивалендә икенче урынга лаек булды. Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында 2009 елда “Июль”, 2013 елда “Тәүге тукталыш”, 2015 елда “Төймәләр дәвере”, 2019 елда “Гөлләр кешеләргә охшаш” исемле китаплары басылып чыкты. 2014 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: Мунир ВАФИН.
Читайте нас: