Барлык яңалыклар
Шигърият
22 июль 2020, 00:23

Тышаулы күңел атым

Зиратта сайрый сандугачКагынып ла кагынып.

САНДУГАЧ ЗАРЫ...

Сандугач кунып сайрады
Әнкәм көянтәсенә.
Төшенмәдем ул вакытта
Аның ни әйтәсенә.

...Зиратта сайрый сандугач
Кагынып ла кагынып –
Ул шулай зарын түгәдер
Әниемне сагынып.

КҮҢЕЛ АТЫМ

Авылыма ялга кайттым,
Тугардым күңел атын –
Урамнарга чыгып чапты,
Хәтерләп колын чагын.
Тыкрыклардан урап чаба,
Су буйлап уйнап чаба,
Болын аша, кырлар аша
Чаба тауларга таба.

Җилеп чаба күңел атым,
Җилдән дә җитез инде.
Туган якта аның өчен
Бары да җитеш инде.

...Вакыт үтте, ялым бетте,
Киләм калага кайтып...
Авыл чирәмендә калды
Тышаулы күңел атым.

Белешмә:
Айдар Әфләтун улы Маннанов Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Миәс тау техникумында белем ала. Новосибирск шәһәрендә шахталар проектлау институтында бораулау мастеры вазыйфасын башкара. 1986нчы елда Башкортстанга кайтып, күп еллар “Башкиргеология” җәмгыятендә эшли. 2000-2005нче елларда Йомагуҗа сусаклагычын төзүдә катнаша. Бүгенге көндә “Геомассив Урал” ширкәтендә эшли. Әдәби иҗат белән балачактан ук мавыга. Үзенә таләпчәнлеге аркасында шигырьләре матбугатта сирәк күренә. Иҗатына ихласлык, моң һәм җирсү хас.
2014нче елда “Җырланмаган җыр” дип аталган үзнәшер китабы көн күрде. Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Тышаулы хыял” исемле җыентыгы ташка басылырга чират көтеп ята. 2017нче елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивалендә икенче урынны алды.

Фото: Мунир Вафин.
Читайте нас: