Барлык яңалыклар
Шигърият
11 июль 2020, 15:55

Хатынның "тузанын" кактым

Иреннәр тиде иренгә,Кендекләр терәлеште.

БӘРЕЛЕШ ЯКИ МАКСАТКА ИРЕШҮ

Кайтып кергәч тә өемә
Сузылдым караватка.
Хатын бутала кухняда –
Пешереп йөри ботка.

– Ач түгелмен мин әлегә,
Кил, – дим, – минем кочакка.
– Баш авырта, – дигән була,
Ачу килде шул чакта.

Сикереп торып, бар көчкә
Типтем мин караватка.
ДСП дан җыйган нәрсә
Таралды төрле якка.

Хатын кызып, уклау белән
Минем башка тондырды.
Тайпылып та өлгермәдем
Сыртыма да кундырды.

Баш түбәсе күбеп чыкты,
Колаклар шаулый, тонган.
“Сдач” бирергә җыенып,
Тотып алдым мин комган.

Явыз түгел, белә хатын
Татулашу хәйләсен.
Башны сыйпап ычкындыра
Халатының төймәсен.

Ятак ватык, урын бары
Идәндәге паласта.
Сабак булыр киләчәктә
Башы һич авыртмаска.

Иреннәр тиде иренгә,
Кендекләр терәлеште.
Җиңү белән тәмамладым,
Мин бүген бәрелешне...
ПРОФИЛАКТИК ЧАРА

Ачуланды миңа хатын,
“Тузанын” каккалагач.
“Профилактик чара бу” дип,
Аңлаттым аптырагач.

Кичтән бергә яту белән
Гөнаһ алды ул тагын.
“Профилактик ял көне”, – дип,
Ачмады ул кочагын.

Фото: pikabu.ru

Әлиф ГАЛИМОВ
БЕЛЕШМӘ: Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга да шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Агыйзел”, “Һәнәк” һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора.
Иҗатына ихласлык, хакыйкатьне турыдан ярып салу кебек сыйфатлар хас.
2014-2015 елларда республикада үткән “Балкыш” конкурсында сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләр арасында икенче урын яулады. Агымдагы елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тугрылык һәм бурыч ялкыны бөек юлыбызны яктыртсын!” дигән номинациядә җиңүгә иреште.


Читайте нас: