Барлык яңалыклар
Шигърият
16 июнь 2020, 00:52

Эльверт ХАМАТША: Милләт бүленеп юкка чыга

Бүленгәнне бүре ашый,Безне шуңа бүләләр.

ҺӘЛАКӘТЛЕ КИЛӘЧӘК

Калды микән җирдә татар,
Бар да хәзер мишәрләр.
Татар теле юкка чыкса,
Бичаралар нишләрләр?!

Керәшеннәр татар түгел,
Башка халык алар да.
Татар телле башка халык –
Моны ничек аңларга?!

Бүленгәнне бүре ашый,
Безне шуңа бүләләр.
Бердәм булсак җиңелмәсне
Бүлүчеләр беләләр.

Болай барса, юкка чыгар
Татар шулай бүленеп.
Һәлакәтле киләчәге
Алдан тора беленеп...

Белешмә: Эльверт ХӘМӘТШИН
Шагыйрь Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык, Дүртөйледә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Кубань дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, 1976-1989нчы елларда Төркмәнстанда балалар укыта. Аннан соң Авыргазы районының Степановка, 2002нче елдан Бакалы районының Иске Әҗми урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2007нче елда кабат Авыргазы районының Степановка авылына күчеп кайта һәм күрше Усман тугызъеллык мәктәбендә укыта.
Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1990нчы елда Авыргазы районының "Ватан юлы" гәзитендә көн күрә. Шуннан соң әсәрләре "Кызыл таң", "Өмет" гәзитләрендә, Татарстан матбугатында даими басылып килә. 2008нче елда "Тулпар”ның 5нче санында дөнья күргән “Шагыйрь бит ул күктән төшми, күкләргә аша гына” сәхифәсе өчен журналның лауреаты итеп танылды. 2009нчы елда “Каеннарым минем” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Эльверт Хәмәтшинның прозада да уңышлы тәҗрибәләре бар. 2015нче елда “Син – сагыш кояшым” исемле шигъри җыентыгы Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап”нәшриятында дөнья күрде.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: