Барлык яңалыклар
Шигърият
19 Май 2020, 01:09

Бер рәте юк бу язның да...

Күпме генә тулышсам да,Түгелмәм берәүгә дә...

Нурлан ГАНИЕВтан шигырьләр

* * *
Бер рәте юк бу язның да –
Торганы бер көз инде.
Теләсәң, теләмәсәң дә,
Һич чара юк – түз инде.

Шул ук сорылык күкләрдә,
Шул ук сорылык җирдә.
Язмы, көзме икәнлеген
Аңламый кебек җир дә.

Элек җәе-кышлары да
Башкарак кебек иде.
Һәрберсе үз “вазыйфасын”
Башкара кебек иде.

Фасылларның үз кануны,
Юктыр шул катгый карар.
Дөньясы буталган мәлдә
Ник буталмасын алар?

Әллә килгән бу язларга
Таләбемме югары?
Җылы көтү генә инде
Бар теләгем нибары.

Нинди генә хәлдә дә син
Бул әле, яз, бул гына.
Болай мыжыклануым да
Яз тәэсире – шул гына...

АҺ, БУ КИЧЛӘР...

Аһ, бу кичләр нинди гүзәл –
Ал рәшә офыкларда.
Бу сафлыклар юкка чыкмас –
Иртән күчәр чыкларга.

Аһ, бу кичләр кабатланмас,
Яңадан бер тусаң да.
Бу кичләрдән һич туймассың,
Дөньясыннан туйсаң да.

Аһ, бу кичләр нинди моңсу –
Җырласаң, елатырлык.
Шул кичләрсез берни дә юк
Бәгырем юатырлык.

Аһ, бу кичләр нинди хозур –
Йөрәгем сулык-сулык.
Тусам иде мин яңадан
Нәкъ шундый кичләр булып.

Аһ, бу кичләр нинди матур –
Күңелем мөлдерәмә.
Күпме генә тулышсам да,
Түгелмәм берәүгә дә...

Белешмә:
Нурлан Ганиев 1985 елның 5 июлендә Благовар районының Яңа Сынташ авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алып, Күчәрбай мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бәләбәй педагогия көллиятендә укый. Читтән торып Башкортстан дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультетын тәмамлагач, аспирантурага укырга керә, кандидатлык диссертациясе яза. Хезмәт юлын Благовар районы телевидениесендә алып баручы булып башлый. “Благовар хәбәрләре” гәзитендә эшли. Бүгенге көндә Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе белән җитәкчелек итә.
Нурлан Ганиев әдәби иҗат һәм журналистика белән балачак елларыннан ук шөгыльләнә. "Өмет" гәзитенең "Чаткылар” кушымтасына язышып, яшь хәбәрче булып таныла. Бәләбәй педагогия көллиятенең Фатих Кәрим исемендәге премиясенә лаек була. “Илһам чишмәләре – 2006” төбәкара поэзия фестивалендә лауреат исемен ала. 2014 елда яшь язучыларның Казанда узган “Иделем акчарлагы” бәйгесендә Гран-прига ия булды. Аның шигырьләренә язылган җырлар Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Наил Шәймәрданов һәм башка популяр җырчыларның репертуарына кергән.
2018 елда “Бер мизгел нибары” китабы нәшер ителде.
Нурлан Ганиев фотосы.
Читайте нас: