Барлык яңалыклар
Шигърият
13 Май 2020, 00:35

Минем адрес: Гульназ. точка. ру

Чия иреннәрен бөреп,Назлы тын алулары...

Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТ

СОКЛАНУ

Шундый матурлыкның Җирдә
Мөмкинме булулары? –
Нинди нәфис хәрәкәтләр...
Нинди нечкә куллары...

Сихри керфекләрен сирпеп
Серле күз салулары.
Чия иреннәрен бөреп,
Назлы тын алулары...

Күзләремне алалмыйча,
Сыннарым катып тора.
Бер сылукай, ләззәтләнеп,
Тәмәке тартып тора...

АДРЕС

Автобуста китеп барган чакта
Төрле моңсу уйга бирелеп,
Янәшәмнән бер кыз урын алды
“Мөмкинме?” – дип сорап иң элек.

Карадым да аңа – телсез калдым:
Иреннәре, чәчләр, каш-күзләр...
Һәм шунда ук гашыйк булдым кызга
Яшьлектәге кебек – карт юләр.

Нидер сөйләп бардым, ә аннары
Һич уңайсыз диеп тормадым,
Чыккан чакта: “Әй, чибәркәй!” – дидем,
Кыюлыгым җыеп, сорадым:

“Адресыңны әйтче! Мөмкин булса,
Кереп чыгар идем кичкырын”.
“Мөмкин, абый, – диде. – Керегез, кер!
Минем адрес: Гульназ. точка. ру”.

Белешмә:
Рәсим Рәшит улы Рәхмәтуллин (иҗади псевдонимы Рәсим Шәфи-Рәхмәт) 1964 елның 1 мартында Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килгән. Тәүге шигырьләрен мәктәптә укыган елларда ук яза башлый, Казан шәһәрендә чыккан “Ялкын” балалар журналының лауреаты була. Ил чигендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Мәскәү технология институтының Уфа филиалында укып югары белем ала. Шул вакыттан алып Стәрлетамак шәһәрендә яши.
Шигырьләре республика басмаларында дөнья күреп тора. 2005 елда “Тулпар” журналының лауреаты булды. 2009 елда Бәләбәй шәһәрендә үткәрелә торган “Илһам чишмәләре” фестивалендә икенче урынга лаек булды. Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында 2009 елда “Июль”, 2013 елда “Тәүге тукталыш”, 2015 елда “Төймәләр дәвере”, 2019 елда “Гөлләр кешеләргә охшаш” исемле китаплары басылып чыкты. 2014 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: natali.ua
Читайте нас: