Барлык яңалыклар
Шигърият
30 апрель 2020, 19:06

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Кеше белми – үзем беләм...

“Тулпар” журналының даими авторы Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА белән әдәбият сөючеләр аның балалар өчен язылган күпсанлы шигырьләре һәм хикәяләре аша таныш. Ләкин күпчелек аның нечкә хисле лирик шагыйрә булуы турында бөтенләй белми. Әйдәгез, авторның хисси лирикасы белән дә танышып үтик. Аларны укыгач, Гөлфизә ханымның чын Шагыйрә булуын үзегез дә аңларсыз, дип уйлыйм.

ҮЗ ТОРМЫШЫМ
Кеше белми – үзем беләм,
Ниләр кичергәнемне.
Шатлыктан да, кайгыдан да
Бердәй исергәнемне.
Булды, булды тормышымда
Зар елаган төннәр дә.
Сирәк-мирәк балкып килде
Бер болытсыз көннәр дә.
Кеше белми – үзем беләм,
Ничек гомер узганын.
Сагышларга батып яшәп,
Йөрәгемнең тузганын.
Кайчагында төннәр буе
Йокы керми күземә.
Ничек булган, шулай кала,
Үз тормышым – үземә.
Кеше белми – үзем беләм,
Ничек гомер узганын.
Упкыннарга очар чакта
Кемдер кулын сузганын.
ЗАРЛАРЫҢНЫ СӨЙЛӘМӘ
Кыш адашып йөри һаман,
Сибеп соңгы карларын.
Кайчагында миңа сөйли
Үзенең моң-зарларын.
Сөйләмә, Кыш, зарларыңны,
Аңлыйм, китү кыендыр.
Бары матур мизгелләрне
Күңелеңә сыендыр.
Өр-яңа тормыш ярала,
Сизәсеңдер – Җир сулый.
Күз яшьләреңне киптереп,
Яз җибәргән җил дулый.
Кайчан гына син үзең дә,
Йөрдең буран дулатып.
Килеп кердең Җир йөзенә,
Ыжгыр җилләр улатып.
Кыш, сөйләмә зарларыңны,
Йөрәк зарлы болай да...
...Йә, булмаса, сөйлә инде,
Тыңлыйм сине, шулай да...
Гөлфизә Кәрам кызы КӘЛИМУЛЛИНА Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылыннан. Башта Уфаның икенче педучилищесын, соңыннан Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли һәм, бер үк вакытта, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Шигырьләр, хикәяләр, сценарийлар, мәкаләләр яза. Алар Башкортстан һәм Татарстан вакытлы матбугатында даими басылып киләләр.
2014 елда З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телендә “Яңа пималар” исемле китабы басылып чыкты. Ул балалар өчен тәгаенләнгән. Шулай ук балалар өчен язылган шигырь һәм хикәяләре 2018 елда чыккан “Балалар әдәбияты антологиясе”нең өченче томына кертелгән. Республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнгән.
Фото Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНАның шәхси архивыннан алынды.
Читайте нас: