Барлык яңалыклар
Шигърият
29 апрель 2020, 22:11

Зәйфә САЛИХОВАдан шигъри күчтәнәч

Әй бу гомер агышлары,Йөгрек су кебек икән;

ГОМЕР АГЫШЛАРЫ

Әй бу гомер агышлары,
Йөгрек су кебек икән;
Озын кыш үткән ни ара,
Ефәк яз килеп җиткән.

Бозлар киткән ни арада,
Ярларга кайткан сулар;
Орлыклар – буразналарда...
Йөгерә уйлар, уйлар:

Килер җәйләр, килер көзләр,
Вакыт һич туктый белми.
Алтын диләр гомер көзен,
Никтер керәсе килми.

Бер килеп гомер агышы
Туктап калыр барыбер.
Яз чәчәге булып үсеп
Кайтырмын мин тагын бер.

ЭТЮД

Тышта яңгыр.
Җылы гына.
Көтеп алган, көтелгән.
Таралып төшкән иңенә,
Төн толымы сүтелгән.
Киерем ачык изүе…
Тамчы – керфеге саен.
Төн кочагына сыенган
Чыланып беткән каен.
Чыланып беткән урамнан
Итәген чемтеп тотып,
Бер яшь кыз килә…
Ә яңгыр
Туктый белми – тып та тып.

Белешмә: ЗӘЙФӘ САЛИХОВА

Зәйфә Миргазиян кызы Салихова Бәләбәй районының Мәтәүбаш
авылында дөньяга килә. Биредә сигезьеллык мәктәп тәмамлаганнан соң, Бәләбәй педагогия училищесында укый, Башкортстан дәүләт педагогия институтында белем ала. Башта – укытучы, ә аннары 31 ел буена “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите редакциясендә тəрҗемəче, татар һəм башкорт дубляжлары буенча баш мөхəррир урынбасары булып эшли. Бер үк вакытта чәчмә әсәрләр, шигырьләр иҗат итә. Ул – “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең Рифкать Усманов, Денис Бүләков, район хакимиятенең Фатих Кәрим исемендәге премияләре лауреаты, “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале җиңүчесе, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре. 2010нчы елдан Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы. Биш китап авторы.
Зәйфә Салихова фотосы.
Читайте нас: