Барлык яңалыклар
Шигърият
28 апрель 2020, 23:16

Адаштыра кайчак хыяллар

Юлларымда, бәлки, адашсам да,Җырларымда, беләм, адашмам!

АДАШМАМ
Диңгез, утрау эзләп китәбез дә,
Юлда көтә таулы кыялар.
Юллар озын, барыр җирләр ерак,
Адаштыра кайчак хыяллар.
Кайда гына юллар илтсәләр дә,
Алда көтсен иде уңышлар...
Юлларымда, бәлки, адашсам да,
Җырларымда, беләм, адашмам!

ДӨНЬЯМ ҖЫЛЫНДЫ

Искергән дөньям яңарды,
Яфрак ярды каен.
Каралган дөньям агара
Язлар килгән саен.

Язын әллә шигырьләр дә
Мәхәббәтле бугай?
Һәм сагышлы була җырлар,
Йөрәк моңлы тургай.

Искергән иде лә дөньям,
Яңарды да куйды.
Кышын өшегән йөрәгем
Җылылыкны тойды...

Суынган дөньям җылынды,
Сырхау түгел җаным.
Яфрак кадәрле йөрәккә
Таптың шулай җаен...
Белешмә:

Махиянова Гөлнара Әсгать кызы Дүртөйле районының Яңа Биектау авылында дөньяга килгән. Туган авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлаганнан соң Уфа шәһәренең 2нче санлы педагогия училищесының сәнгать һәм графика бүлегендә укып, рәсем һәм сызым дәресләре укытучысы һөнәрен үзләштерә. Дүртөйле мәдәният сараенда рәссам-бизәүче, Яңа Биектау авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, Дүртөйле мәдәният йортында мәгълүмат һәм методика бүлегендә методист-аналитик булып эшли. Бүгенге көндә Уфада яши, эшкуарлык белән шөгыльләнә.
Үзнәшер юлы белән “Яшиселәр бар әле” исемле китабы дөнья күргән. Аның сүзләренә күп кенә җырлар да иҗат ителгән.

Гөлнара Махиянова фотосы.
Читайте нас: