Барлык яңалыклар
Шигърият
26 апрель 2020, 12:28

Мостай Кәрим һәм Габдулла Тукай иҗаты

Татар әдәбияты классигына карата чиксез ихтирамын һәм хөрмәтен Мостай Кәрим шигырьләре аша да чагылдыра. 1938 һәм 1997 елларда ул “Тукайга” дип исемләнгән ике шигырь яза һәм алар аша шагыйрь таланты алдында баш ия. ХХ гасырның 80нче елларындагы “үзгәртеп кору” процесслары барышында рухи идеалларны югалту аркасында, татар җәмәгатьчелегенең билгеле бер өлешендә әдәбият классикларының иҗади мирасын иләк аша үткәреп, үзләренең карашларына туры килмәгән әсәрләрне тарих чүплегенә ату теләге туа. Моңа үзенең ачуын белдереп, Мостай Кәрим 1991нче елда “Өч Тулпар” шигырен яза һәм Тукай, Такташ, Туфан кебек шагыйрьләрне татар рухының терәге дип атый Әйдәгез, бөек Тукаебызның туган көнендә аларның барысы белән дә танышып үтик!

Мостай Кәрим шигърияте зур дәрәҗәдә татар әдәбияты корифейлары Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт салып калдырган традицияләрдән үсеп чыккан. Бу шагыйрьнең образлы фикерләвендә дә, иҗатындагы дөнья картинасында да чагылыш таба. Аерым алганда, Тукайдагы образлылык Мостай Кәрим өчен чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыруда этәрелеп китү ноктасы булып хезмәт итә, яисә ассоциация буенча яңа образлар тудырганда ярдәмләшә, әсәрләрендәге музыкальлекне арттыра.
Татар әдәбияты классигына карата чиксез ихтирамын һәм хөрмәтен Мостай Кәрим шигырьләре аша да чагылдыра. 1938 һәм 1997 елларда ул “Тукайга” дип исемләнгән ике шигырь яза һәм алар аша шагыйрь таланты алдында баш ия. ХХ гасырның 80нче елларындагы “үзгәртеп кору” процесслары барышында рухи идеалларны югалту аркасында, татар җәмәгатьчелегенең билгеле бер өлешендә әдәбият классикларының иҗади мирасын иләк аша үткәреп, үзләренең карашларына туры килмәгән әсәрләрне тарих чүплегенә ату теләге туа. Моңа үзенең ачуын белдереп, Мостай Кәрим 1991нче елда “Өч Тулпар” шигырен яза һәм Тукай, Такташ, Туфан кебек шагыйрьләрне татар рухының терәге дип атый Әйдәгез, бөек Тукаебызның туган көнендә аларның барысы белән дә танышып үтик!
Тукайга
Якты көнгә чыгып җитә алмый,
Күмелеп калган шахтер шикелле,
Сөйгән монологын сөйләп бетми,
Тынып калган актер шикелле,
Агуланган тынчу караңгыда
Янып бетми сүнгән шәм кебек
Сәхрәдәге язгы елга кебек
Ташты да ул, тынды яшь егет.
Язгы кырау яфракларын бөргәч,
Кинәт кенә шиңгән гөл кебек,
Искелекнең тынчу һавасында
Тыны бетеп үлде яшь егет.
Давыл алдындагы кара болыт
Теләгәндәй айны капларга,
Иске тормыш, Тукай, синең данны
Теләгәндер шулай таптарга.
Без, давыллар булып, күгебезне
Кара болытлардан тазарттык,
Без – икенче туфан – җиребезне
Искелектән юып яңарттык.
Тукай җыры безнең белән килде,
Җыры ялкын аның бүген дә,
Тукай... ул бит безнең якты йолдыз
Поэзиянең аяз күгендә.
1938 [Кәрим, 2009: 33 б.]
Тукайга
Унбиш яшем тулар-тулмас ук
Шигърияткә килеп абындым.
Унтугызда сиңа тагылдым.
Алтмыш өч ел сиңа табынам,
Алтмыш өч ел сине сагынам.
1997 [Кәрим, 2011: 204 б.]
Өч Тулпар
Соңгы вакытта Казан матбугатында Тукай, Такташ, Туфанга карата кадерсез сүзләр күренгәли башлады.
Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша.
Бу өч Тулпар тартып җилә
Татар рухы арбасын.
Сикереп төшмәс шул арбадан
Татар, кайда бармасын.
Пәйгамбәрен сатмас милләт
Әллә нинди хакларга.
...Әмма яман хәбәр-хәтер
Килә безнең якларга:
Чүп ыргыталар Тукайга,
Таш аталар Такташка,
Хөкем итәләр Туфанны
Иман саткан как башлар.
Бу – халыкның тамырына
Балта чабу түгелме?!
Шундый хәлләргә шаккатып,
Рәнҗи башкорт күңеле.
Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша.
1991 [Кәрим, 2011: 148 б.]
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ коллажы.
Читайте нас: