Барлык яңалыклар
Шигърият
24 апрель 2020, 15:24

Марат КӘБИРОВ һәм Ризван ХӘКИМОВның иң шәп җырлары!

“Авылым каеннары”, “Көзге җилләр”, “Гомер буйлап барам”, “Сандугач моңы”... Татар һәм башкорт сәнгать сөючеләре арасында бу җырларны белмәгән кеше дә юктыр, мөгаен. Аларны ике тугандаш республиканың сәхнә осталары Айдар ГАЛИМОВ, Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИН, Алсу БӘХТИЕВА, Венер АБДУЛЛИН, Айдар ГАБДИНОВ һәм башкалар башкара. Тик бу җырларның иҗади тандем – шагыйрь Марат КӘБИРОВ белән композитор Ризван ХӘКИМОВ хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә туганлыгын күпләр белмидер дә әле. Белмәсәгез, хәзер белегез инде. Җырлар – сайтта!

“Авылым каеннары”, “Көзге җилләр”, “Гомер буйлап барам”, “Сандугач моңы”... Татар һәм башкорт сәнгать сөючеләре арасында бу җырларны белмәгән кеше дә юктыр, мөгаен. Аларны ике тугандаш республиканың сәхнә осталары Айдар ГАЛИМОВ, Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИН, Алсу БӘХТИЕВА, Венер АБДУЛЛИН, Айдар ГАБДИНОВ һәм башкалар башкара. Тик бу җырларның иҗади тандем – шагыйрь Марат КӘБИРОВ белән композитор Ризван ХӘКИМОВ хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә туганлыгын күпләр белмидер дә әле. Белмәсәгез, хәзер белегез инде. Җырлар – сайтта!
Авылым каеннары
Марат Кәбиров шигыре,
Ризван Хәкимов көе
Авылымны чыгып киткән чакта
Ак каеннар калды озатып.
Авылымнан җырлый-җырлый киттем,
Каеннарны кистем елатып.
Өметләрне сезнең акламасак
Кичерегез безне каеннар.
Дуслар онытса да, исегезгә,
Төшерегез безне каеннар.
Чит җирләрдә йокыларын бүлеп,
Төшләремә килеп керәсең.
Киттеләр дә оныттылар диеп,
Рәнҗемәгез инде безгә сез.
Өметләрне сезнең акламасак
Кичерегез безне каеннар.
Дусларым онытса да, исегезгә,
Төшерегез безне каеннар.
Туган ягым, тәүге мәхәббәтем,
Газиз әнкәм төсле каеннар.
Санап көтәр кешем калмаса да,
Онытмаслар әле каеннар.
Өметләрне сезнең акламасак,
Кичерегез безне каеннар.
Дусларым онытса да, исегезгә,
Төшерегез безне каеннар.
Онытмагыз безне каеннар.
Гомер буйлап барам
Марат Кәбиров шигыре,
Ризван Хәкимов көе
Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
Алай итеп карыйм,
Болай итеп карыйм,
Башың җитмәле түгел.
Акыллы да булдык
Ахмаклык та кылдык,
Барсы да булды инде.
Булды шатлыклары,
Авыр вакытлары –
Булды да узды инде.
Шатлык-кайгылар да
Үземнеке бар да,
Үземнең юлдан барам.
Әллә кем түгел без,
Әмма ким түгел без,
Әллә кем булганнардан.
Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
«Эз калдырып китим
Бу дөньяга,» — дисәң,
Гомер җитмәле түгел.
Гомер җитмәле түгел…
Сандугач моңы
Марат Кәбиров шигыре,
Ризван Хәкимов көе
Сайрый да сайрый сандугач,
Үзәкне өзә инде.
Сагынганнар сабыр була,
Сагынганнар сабыр була
Сабырлар түзә инде.
Беләм, җаным, мин синең дә
Сагынган икәнеңне.
Сарыларга сабышсам да,
Сарыларга сабышсам да
Сабырлар итәм инде.
Саргаелды, сайралды да,
Сабырлар ителдегез.
Бәлки, безнең йөрәкләр дә
Бәлки, безнең йөрәкләр дә,
Сандугач шикелледер.
Сайрый да сайрый сандугач,
Үзәкне өзә инде.
Сагынганнар сабыр була,
Сагынганнар сабыр була
Сабырлар түзә инде.
Көзге җилләр
Марат Кәбиров шигыре,
Ризван Хәкимов көе

Яздан ерак йөрми икән
Гомер көзе дә.
Көзнең сары яфраклары
Җилгә өзелә.
Күреп гомер агачыңның
Саргайган чагын,
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә, җаным.
Көзге җилләр, көзге җилләр,
Ныграк исегез.
Газапларны, сагышларны
Алып китегез.
Көзге җилләр, ачы җилләр
Ерак исегез.
Кайгыларны, сагышларны
Ерак итегез итегез.
Көзләрнең үз матурлыгы,
Үзенең назы.
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә тагы.
Көзге җилләр, көзге җилләр,
Ныграк исегез.
Газапларны, сагышларны
Алып китегез.
Яздан ерак йөрми икән
Гомер көзе дә.
Көзнең сары яфраклары
Җилгә өзелә.
Күреп гомер агачыңның
Саргайган чагын,
Сагышларга бирелмә син,
Бирелмә, җаным.
Көзге җилләр, көзге җилләр,
Ныграк исегез.
Газапларны, сагышларны
Алып китегез.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотоколлажы.
Читайте нас: