Барлык яңалыклар
Шигърият
22 апрель 2020, 21:47

Мин тугачтын Ленин дигәнмен

Совет заманында шигырь китабыңда Ленинга, коммунистлар фиркасенә багышланган шигырьләр булу мотлак иде.

Совет заманында шигырь китабыңда Ленинга, коммунистлар фиркасенә багышланган шигырьләр булу мотлак иде. Андый шигырьләрең булмаса, ул китап нәшер ителми, чөнки идеология буенча шулай кирәк.
Кирәк” булган өчен генә дә түгел, күпләр үзләре дә инанып ул темаларга “шедеврлар” тудырды. Мәсәлән, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның “Гасыр башында” исемле шигырендә шундый юллар бар:
...Уфабызда чуак көн.
Без якты йөз белән
Барабыз бабабыз
Ленинның эзеннән.
Ә монысы Марат Кәримов артыннан туксан яшен куып килгән Равил Шаммасның “Ленин исеме” шигыреннән:
Ленин исеменең яктылыгын
Тиңләр идем көнгә – аз кебек,
Аның исеме тора күз алдымда
Алтын нурга чумган яз кебек.
Бүген милли темага, империягә каршы күпләп шигырьләр язган Фәрит Габдрәхим дә “Без Ленинлы” дигән шигырендә ул елларда шулай дип язган иде:
Әфәнделәр, юкка көчәнмәгез:
Сез – Ленинсыз, булмас сезнеңчә.
Яшермибез, сездән көчлерәкбез:
Без – Ленинлы, булыр безнеңчә.
Фәкать безнеңчә!
Мондый шигырьләр барлык шагыйрьләрдә дә бар. Мин дә бу темадан читтә калмаганмын. Бер шигыремдә шундый юллар бар:

Күпләр ача телен “әни” диеп,

Ә мин тугач “Ленин” дигәнмен,

Дигәнмен дә, әти гаҗәпләнгән,

Мин елмаеп башым игәнмен.

Шулай итеп, ул елларда хәтта телен “Ленин” дип ачучылар да булган икән.

Ул заманнар артта калды. Хәзер әдәбиятта идеология юк. Чөнки ул язучының үзеннән һәм кайбер әдәбият сөючеләрдән башка берәүгә дә кирәкми.

Мөнир ВАФИН фотосы.

Читайте нас: