Барлык яңалыклар
Шигърият
21 апрель 2020, 23:38

САГЫНМАМ ДИГӘН ИДЕМ...

Бозау булу – ахмаклыгым түгел.

САГЫНМАМ ДИГӘН ИДЕМ...

Сагынырлык булгансың шул!..
Сагынмам дигән идем.
Чәчеңә җилләр булып та
Кагылмам дигән идем.

Җилләр булып кагылдым да,
Дуладым буран булып.
...Чәчеңә түшәк мамыгы
Сарылды карлар булып.

“БОЗАВЫМ”

“Бозавым”, – дип мине иркәлисең ,
“Бозавым”, – дип мине сөясең.
Кайдан гына шундый назлы сүзләр
Эзләп әле таба беләсең?!

Кашынасым килеп китә минем
Синең тыгыз, зифа ботыңа,
Кагыласым килә бозауларча,
Телем белән алсу битеңә.

Бозау булу – ахмаклыгым түгел,
Назланасы килү шаяртып.
Үгез түгел, бозау булып та бит,
Карыйсылар килә яратып.

Белешмә: Айдар МАННАНОВ

Айдар Әфләтун улы Маннанов Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Миәс тау техникумында белем ала. Новосибирск шәһәрендә шахталар проектлау институтында бораулау мастеры вазыйфасын башкара. 1986нчы елда Башкортстанга кайтып, күп еллар “Башкиргеология” җәмгыятендә эшли. 2000-2005нче елларда Йомагуҗа сусаклагычын төзүдә катнаша. Бүгенге көндә “Геомассив Урал” ширкәтендә эшли. Әдәби иҗат белән балачактан ук мавыга. Үзенә таләпчәнлеге аркасында, шигырьләре матбугатта сирәк күренә. Иҗатына ихласлык, моң һәм җирсү хас.
2014нче елда “Җырланмаган җыр” дип аталган үзнәшер китабы көн күрде. Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Тышаулы хыял” исемле җыентыгы ташка басылырга чират көтеп ята. 2017нче елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивалендә икенче урынны алды.

Автор фотосы.
Читайте нас: