Барлык яңалыклар
Шигърият
17 апрель 2020, 00:09

Ирек ГАЛИНнан шәп шигырь

ШЕЛТӘ

Укымышлы булмасак та
Коръән сүрәләренә,
Өй котларга барган булдык
Бер бай түрәләренә.

Затлы түбәтәйне элдем:
Мөселманчарак булсын!
Хатынны култыклап алдым –
Бар да шаккатып торсын!

Барган хуҗам, ни дисәң дә,
Укымышлырак үзе.
Ихтирамлы гына кеше,
Бар җирдә үтә сүзе.

Капка аша кергән чакта
Күз чаласың бит инде, –
Бар дөньясын таштан үреп,
Өйгән дә, өйгән инде.

Өй ак таштан, абзар таштан,
Авызын ерып тора,
Затлы бәдрәф, йомышсыз да
Барасы килеп тора.

...Өйгә үттек, озын табын,
Җайлап кына утырдык.
Мөселманча хуҗа башлап
Коръән, сүрә укыды.

Чират басып өй котлыйбыз,
Кунаклар затлы халык.
Минем кебек хәчтерүшне
Булсмастыр монда табып.

“Урындагы”: Шәләечләр,
Вәләечләр – күбесе.
Мине чакыргандыр хуҗа
Булгач кырый күршесе.

Мөһим дә түгел анысы,
Табында – бар да тигез.
Чират басып: “Яңа өйдә
Яхшы яшәгез”, – дибез.

Сыгылмалы сыйлы өстәл,
Сыйның һәр төрлесеннән
Шәләечләр, Вәләечләр,
Уздыра бер-берсеннән...

Миңа калса...
Хәчтерүш бит!
Чәйне “бастырам” гына!
Коръән ашта “мәй” эчелми,
Гөнаһ санала сыман.

Әллә күбрәк мавыгылды
Чәшке-чәшке чәй белән.
Хуҗаның затлы бәдрәфе
Чакыра бит әй генәм!

Бер килгәчтен күреп китү
Теләге зур идеме,
Табыннан ике сикергәч
Бәдрәф эчендә идем.

...Бәдрәф эче зур бер дөнья,
Тик карап утырырлык.
Монда хәтта гөлләр үсә,
Хәйран калып торырлык.

Төрле төстә утлар янып
Музыка уйный талгын.
Безнең кебек хәчтерүшкә
Ни кирәк инде тагын?

Хуш исле бизәнгеч сулар,
Сөртен! Тезелеп тора.
Хәтта телевизоры да бар,
Карап утырып була.

Гаеп эзләп йөрмәсәм дә
Бик килә бәйләнәсе.
Ни җитмәгәнен әйтергә
Керепме әйләнәсе?

Хуҗаның дөньясы гөрли,
Яшәсен әйбәт кенә,
Тик бәдрәфтә комганы юк
Комгансыз бәдрәф нигә?

Булгач инде монысы да
Мөселманчарак булсын.
Мөселманның бәдрәфендә –
Су тулы комган торсын!
Белешмә:

Ирек Хәниф улы Галин Борай районының Сармаш авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алгач, күрше Зур Бәдрәш урта мәктәбен тәмамлый. Һөнәрчелек училищесында машина йөртүче таныклыгы алып өч ай эшләгәч, армиягә чакырыла. Кытай чигендә һава һөҗүменә каршы саклану көчләрендә хезмәт итә. Армиядән соң Борайда, Бөредә, Төркмәнстанда эшли. 1983нче елдан башлап Уфада яши.
Ирек Галин балачактан җыр-моңга гашыйк, кечкенә яшьтән үк гармунда уйнарга өйрәнә. Борайда яшәгәндә район мәдәният йортының автоклуб машинасын йөртә. Авыл хезмәтчәннәре тарафыннан оештырылган мәдәни чараларда да катнаша. Бүгенге көндә дә гармуныннан аерылмый.
Әтисе бакыйлыкка күчкәннән соң кулына каләм алып, шигырьләр, җыр текстлары яза башлый. Алар республика матбугатында даими дөнья күреп килә. Иҗатына шактый контрастлык: нечкә лирика һәм дуамаллык, самимилек һәм бунтарьлык хас.
Автор фотосы.
Читайте нас: