Барлык яңалыклар
Шигърият
14 апрель 2020, 23:12

МИН СЕЗГӘ МИҢНУЛЛИН ТҮГЕЛ

Руслан СӨЛӘЙМАНОВтан “эсвежий” шигырь.

Мин сезгә Миңнуллин түгел,
Гафу юк, елап кына.
Кичерәм, әгәр булсагыз
Сәҗдәдә еллап кына.

Мин сезгә Миңнуллин түгел,
Рәхимле була алмам.
Үземнекен дә бирмәмен,
Кешенекен дә алмам.

Мин сезгә Миңнуллин түгел,
Ул кадәр көлдералмам.
Әмма әйткән сүзем белән
Бөтенләй бөлдералам.

Мин сезгә Миңнуллин түгел,
Елмаймам тыйнак кына.
Акыл утырту кирәксә,
Китәләм кыйнап кына.

Мин сезгә Миңнуллин түгел,
Ул кадәр булдыралмам.
Кичерегез, шуңа күрә
Мин үзем булып калам.
БЕЛЕШМӘ: Руслан СӨЛӘЙМАНОВ

Руслан Флүр улы Сөләйманов 1985 елның 16 июнендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Илек авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 2002-07 елларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында филология факультетының татар-урыс бүлегендә укый. Беренче шигырьләре студент чакта ук “Тулпар” журналында басылып чыга. Әсәрләре “Кызыл таң”, “Өмет”, “Атна” гәзитләре укучыларына да яхшы таныш. Бер шәлкем шигырьләре 2007 елда “Акчарлак” альманахында да дөнья күрде. “Таян аллага-2012”, “Иделем акчарлагы-2012”, "Иделем акчарлагы-2013”, “Балкыш” исемле әдәби конкурсларда “Поэзия”, “Драматургия”,“Әдәби тәнкыйть” номинацияләрендә призлы урыннар алды.
Хезмәт юлын ул Уфа шәһәре Совет районының 100 санлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Бүгенге көндә исә Мәгарифне үстерү институтының Башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында өлкән укытучы вазыйфасын үти.
“Уйларымны сандалларга салдым” һәм “Сагыну” китаплары авторы.

Автор фотосы.
Читайте нас: