Барлык яңалыклар
Шигърият
9 апрель 2020, 13:23

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Сагыш. Шигырь

Дөнья буйлап таралган коронавирус афәте аркасында, чит яклардан туган илләренә кайталмый ятучылар күп. Даими авторыбыз Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА шул уңайдан сагыш хисләрен шигырь юлларына салган. Сез дә укып карагыз!

Коронавирус Җир шары буенча үзенең кара канатын җәйгәннән-җәя. Башта аның чыннан да үлемечле афәт булуына ышанмаган кешеләр дә хәзер саклык чаралары күрергә мәҗбүр. Чөнки бу бәла Башкортстаныбызга да килеп җитте, тәүге корбаннар да булды. Дөнья буйлап таралган коронавирус афәте аркасында, чит яклардан туган илләренә кайталмый ятучылар да күп. Даими авторыбыз Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА шул уңайдан сагыш хисләрен шигырь юлларына салган. Сез дә укып карагыз!

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Сагыш. Шигырь

Минем алда укылмаган ачык китап,
Бокалымда – эчелмичә калган шәраб.
Күз күреме ераклыкта текә таулар.
Ярга якын туктап калган ялгыз кораб.

Яз ае бит, тезелешеп кошлар оча,
Үз җирендә бу кошларны көтәләрдер.
Ә кем белә, бәлки алар "чаң-чаң” килеп,
Мин яшәгән яклардан да үтәләрдер.

Канатларым булса әгәр, кошлар кебек,
Иксез-чиксез зәңгәр күкне кочар идем.
Һәм, ниһаять, мин ирекле, азат диеп,
Тукталмыйча туган якка очар идем...

Алда ята укыласы ачык китап,
Бокалымда – эчелмичә калган шәраб.
Җил искәндә дулкынлана диңгез өсте.
Ярга якын туктап калган ялгыз кораб.
Фото: https://vk.com/id215345055?z=photo215345055_457242032%2Fwall215345055_2577
Читайте нас: