Барлык яңалыклар
Шигърият
8 апрель 2020, 20:05

КУРКАКЛЫК

Соңгы чорда коронавирус дөньядагы төп темага әйләнде

Соңгы чорда коронавирус дөньядагы төп темага әйләнде. Сүз − шагыйрь Эльверт ХАМАТШИНга.

КУРКАКЛЫК

Бөек булып, көчле булып
Мең еллап кеше тора.
Бүген килеп, шул кешене
Күз күрмәс вирус кыра.

Бу вирус белән көрәштә
Бар хокуклар чикләнде.
Барлык халык дер калтырап
Өйләренә бикләнде.

Куркып яши хәзер кеше
Таҗлы вирус чиреннән.
Күрше курка күршесеннән,
Хатын шөрли иреннән.

Япты кеше ачык җирен,
Ябык хәтта йөзе дә.
Шикләндерә аны хәтта
Чагылышы көзгедә.

Беләм, болай яшәп булмас,
Хәтәр шуңа эшебез.
Күз дә күрмәс бер вирустан
Шыр җибәргән кешебез.
Белешмә: Эльверт ХАМАТШИН

Шагыйрь Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык, Дүртөйледә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Кубань дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, 1976-1989нчы елларда Төркмәнстанда балалар укыта. Аннары Авыргазы районының Степановка, 2002нче елдан Бакалы районының Иске Әҗми урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2007нче елда кабат Авыргазы районының Степановка авылына күчеп кайта һәм күрше Усман тугызъеллык мәктәбендә укыта.
Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1990нчы елда Авыргазы районының "Ватан юлы" гәзитендә көн күрә. Шуннан соң әсәрләре "Кызыл таң", "Өмет" гәзитләрендә, Татарстан матбугатында даими басылып килә. 2008нче елда "Тулпар журналы, 2015 елда Бәләбәйдә узган "Илһам чишмәләре” шигърият фестивале лауреаты булды.
2005нчы елда “Каеннарым мине көтәләр” исемле шигырьләр җыентыгы, 2015нче елда Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Син – сагыш кояшым” һәм үзнәшер “Гомер эзләрем” исемле шигъри җыентыгы дөнья күрде.
Эльверт Хәмәтшинның прозада да уңышлы тәҗрибәләре бар. 2019 елда билгеле җәмәгать эшлеклесе, язучы Вил Казыйхановның тормыш юлы турында “Тапланмаган исем” дигән үзнәшер проза китабы нәшер ителде.

Автор фотосы.
Читайте нас: