Барлык яңалыклар
Шигърият
2 апрель 2020, 00:59

Әлиф ГАЛИМОВ: САМОИЗОЛЯЦИЯДӘ ТУГАН ШИГЫРЬЛӘР

Ишекне бикләп ятабыз,Өйдә азык җитәрлек.

КЕМДӘ НИ КАЙГЫСЫ
Ухань инде салют бирде,
Вирусны җиңдек, диеп.
Ярты дөнья һаман яши,
Сакланып, битлек киеп.
Күзгә ул күренмәсә дә,
Бик мәкерле, бик кырыс.
Афәт чәчә бар дөньяга
Зәхмәт коронавирус.
Юктан гына чыкмагандыр,
Махсус кешеләр эше.
Бар дөньяны болгатырга
Җитәрлек аның көче.
Гади генә вирус түгел,
Титул бирелгән аңа.
Таҗы бар икән башында,
Кигән ди таҗ-корона.
Рәхимсез ул бар кешегә,
Яшен-картын карамый.
Бу афәттән ярый безне
Ябык чикләр аралый.
Безгә теше үтә алмас,–
Каты безнең сүзебез!
Күп кичердек, чыныкканбыз,
Вирус кебек үзебез.
Бүтән кайгы – кредит бездә,
Ә вирус арткы планда.
"Әҗәтле үлмәс", дигәннәр
Бурычлары булганда.
Көрчеккә каршы селкенми
Тора алса икътисад.
Бу афәтне үткәрергә
Җитәр безнең иҗтиһат.
ДЕМОГРАФИЯГӘ ФАЙДА
Өйдә генә ятыгыз!” – дип,
Колакка такылдыйлар.
Эштә арып җиләгәннәр
Бу адымны хуплыйлар.
Дистанцион эшләп ята
Хәзер күп акыллылар.
Башка җиңел уйлар килә,
Өйдә бит арымыйлар.
Тыюлыкта хәл үзгәрер,
(Әйтергә җайсыз кыеп).
Чөнки бәндә яши алмас,
Җенси теләген тыеп.
Бу үзизоляциянең
Файдасы булсын иде.
Демография яхшырып,
Балалар тусын иде.
Бик тиз генә бетмәс әле,
Җиңелмәс явыз вирус.
Тугыз айдан күпләп туар
Татар, башкорт һәм урыс.
Эзләмә син безне, явыз!
Качып ятабыз ялда.
Киметергә уйласаң да,
Артырга исәп алда!
ҮЗИЗОЛЯЦИЯ
Өйдә генә утыр!”– диләр,
Фәрман килде бик өстән.
Хатын шатлан! Ялга чыктык
Һәм кордык шәпләп өстәл.
Ашап-эчеп утырабыз
Шайтан тартмасын карап.
Безгә шәп, безгә күңелле,
Дөньяда эшләр харап.
Зәхмәт якыная, дигән,
Хәбәрләр ишетелә.
Бер атнага яшерендек,
Яшәрбез өйдә генә.
Тышта яз, кояш елмая,
Тамчылар тамып тора.
Күренмәгән теге каһәр
Чалгысын янап тора.
Ишекне бикләп ятабыз,
Өйдә азык җитәрлек.
Каранма, вирус, каранма”
Җырын сузып җибәрдек.

Белешмә: Әлиф Галимов

Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.

Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга да шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Агыйзел” һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора.

Иҗатына ихласлык, хакыйкатьне турыдан ярып салу кебек сыйфатлар хас.

2014-2015 елларда республикада үткән “Балкыш” конкурсында сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләр арасында икенче урын яулады.

2018 елның “Тулпаржурналы лауреаты.

Автор фотосы.
Читайте нас: