Барлык яңалыклар
Шигърият
2 апрель 2020, 23:50

КАРАНТИНДА БУЛГАН ХӘЛ

Көтмәгәндә алда полиция:“Карантинда кая барасыз?!”

Соңгы чорда коронавирус дөньядагы төп темага әйләнде. Сүз − шагыйрь Руслан СӨЛӘЙМАНОВка.

КАРАНТИНДА БУЛГАН ХӘЛ

Каһәр вирус. Өйдә утырталар.
Хатын әйтә: “Хәйлә уйлыйк”, − ди.
“Рәхәтләнеп Уфа урамында
Бераз гына һава сулыйк”, − ди.

Чыгып киттек. Уфа урамыннан
Култыклашып китеп барабыз.
Көтмәгәндә алда полиция:
“Карантинда кая барасыз?!”

Минем хатын куркаклардан түгел,
Аның сүзе саллы бит гелән.
Ыҗламый да әйтеп салмасынмы:
“Прогулкада йөрим эт белән”.
Кырыс майор шунда елмайды да:
“Штраф салып булмый алайса.
Этләр ике аякта йөрмәс иде,
Шушы карантиннар булмаса”.
БЕЛЕШМӘ: Руслан СӨЛӘЙМАНОВ

Руслан Флүр улы Сөләйманов 1985 елның 16 июнендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Илек авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 2002-07 елларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында филология факультетының татар-урыс бүлегендә укый. Беренче шигырьләре студент чакта ук “Тулпар” журналында басылып чыга. Әсәрләре “Кызыл таң”, “Өмет”, “Атна” гәзитләре укучыларына да яхшы таныш. Бер шәлкем шигырьләре 2007 елда “Акчарлак” альманахында да дөнья күрде. “Таян аллага-2012”, “Иделем акчарлагы-2012”, "Иделем акчарлагы-2013”, “Балкыш” исемле әдәби конкурсларда “Поэзия”, “Драматургия”,“Әдәби тәнкыйть” номинацияләрендә призлы урыннар алды.
Хезмәт юлын ул Уфа шәһәре Совет районының 100 санлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Бүгенге көндә исә Мәгарифне үстерү институтының Башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында өлкән укытучы вазыйфасын үти.
“Уйларымны сандалларга салдым” һәм “Сагыну” китаплары авторы.

Фото: polit.reactor.cc
Читайте нас: