Барлык яңалыклар
Шигърият
31 март 2020, 21:44

Руслан СӨЛӘЙМАНОВтан актуаль шигырь

Вируслар турында

Русиядә таҗлы вирус белән авыручылар саны артканнан-арта, ә
Кытайда инде яңа вирус тамыр җәя башлаган. Аның исеме − хантавирус.
Кытайларның ашаганы −
Дөге белән кызыл борыч.
“Шәп” ашауга карамастан,
Бүләк итте яңа вирус.
Таҗлы вирус кына җитми,
Әле чыккан “хантавирус”,
Монысы да кытайларга
“Плюс” түгел, зур бер “минус”.
Хантасыннан котылырбыз −
Ул бит безнең изге бурыч.
Тик чыкмасын дивар аша
Тагын берәр сантый вирус.
Белешмә:

Руслан Флүр улы Сөләйманов 1985 елның 16 июнендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Илек авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 2002-07 елларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында филология факультетының татар-урыс бүлегендә укый. Беренче шигырьләре студент чакта ук “Тулпар” журналында басылып чыга. Әсәрләре “Кызыл таң”, “Өмет”, “Атна” гәзитләре укучыларына да яхшы таныш. Бер шәлкем шигырьләре 2007 елда “Акчарлак” альманахында да дөнья күреп өлгерде. “Таян Аллага-2012”, “Иделем акчарлагы-2012”, "Иделем акчарлагы-2013”, “Балкыш” исемле әдәби конкурсларда “Поэзия”, “Драматургия”,“Әдәби тәнкыйть” номинацияләрендә призлы урыннар алды.
Хезмәт юлын ул Уфа шәһәре Совет районының 100 санлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Бүгенге көндә исә Мәгарифне үстерү институтының Башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында өлкән укытучы вазыйфасын үти.
2012 елда “Уйларымны сандалларга салдым” исемле китабы нәшер ителде. 2019 елда “Сагыну” дигән җыентыгы дөнья күрде.
Автор фотосы.
Читайте нас: