Барлык яңалыклар
Шигърият
30 март 2020, 14:55

Илеш егете Марат КӘБИРОВтан якташы Роберт ага МИҢНУЛЛИН истәлегенә ике шигырь

Тетрәндергеч бу шигырьләр... Үзегез дә укып карагыз әле... Мараттан Роберт абый рухына һәйкәл кебек яңгырады алар минем өчен.

***
Ә мин туган авылымда.
Мин шул Сөн буйларында...
Синсез Сөн буйларында мин
Син генә уйларымда.

Син кузгаткан күз яшьләре
Сөнеңә тама инде...
Сөнне синән көнли идем,
Үземә кала инде.

Сөн бит синең йөрәгеңдә,
Йөрәгең тибешендә.
Миңа гына кала инде
Сөнең дә, Илешең дә.

Мин синсез сыңар канат бит
Сыңарлар сыңар инде...
Канатлар тузар инде ул -
Чыдар да сызар инде.

Синле чакта да күңелләр
Гел телем-телем иде....
Синең белән газапларга
Түзүләр җиңел иде.

Кемнәр нәрсә дисәләр дә
Син минем туганымдыр.
Миндә балкый торган моңнар
Ул синнән туган моңдыр.

Без икебез бер моң идек,
Моңнар өзелер инде...
Ул сиңа сизелмәс инде,
Миңа сизелер инде...

Сөнеңне үбеп җибәрәм,
Абыем, өлкән дустым...
Бу минем соңгы үбүем,
Бу синең соңгы дулкын.
***
Мин гасырлар буйлап киттем бугай,
Аңламыйча вакыт адымын.
Мин мәңгелек кебек ялгыз булдым
Һәм мәңгелек кебек арыдым.

Алар бары алып кына кала,
Бу гасыр да, теге гасыр да...
Җанга якын булган дусларымның
Мин югалтып барам барсын да.

Рухларын җәннәт көтсен димен
Бу бары тик җанны юату.
Юатулар бары юату шул,
Югалтулар барыбер югалту.

Мин гасырлар буйлап үтеп барам,
Дуслар китә, ә мин каламын.
Китү газапларын һәркем белә,
Кемнәр аңлый калу газабын.

Мин мәңгелек буйлап югалырмын
Югалтырлыкларны югалткач.
...Һәм сезне дә беркем юатмас.
Читайте нас: