Барлык яңалыклар
Шигърият
29 март 2020, 23:13

КИТТЕ ШАГЫЙРЬ

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә

Әйтер сүзен әйтте микән?!
Китте шагыйрь, китте бездән...
Мәхрүм калдык якты йөздән,
Хакыйкатькә тәңгәл сүздән.
Күккә күчте шагыйрь җаны,
Югалтмаска хәзер аны
Кирәк безгә дога кылу,
Шигырьләрен көн дә уку.
Шагыйрь җаны хәзер күктә,
Юлы аның бездән читтә.
Күңелләрдә юк бер үпкә:
Өйрәтте ул безне күпкә!
Шагыйрь җаны алдан сизде –
Курчалады, сөйде безне.
Күз алдында якты йөзе,
Күңелләрдә ихлас сүзе.
Шагыйрь җаны күккә ашты,
Мәңгелеккә ул тоташты
Һәм кабынды йолдыз булып...
Күпме күңел калды тулып...
Тормышыбыз бара сулып...
Эльверт ХАМАТШИН
Белешмә:
Шагыйрь Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык, Дүртөйледә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Кубань дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, 1976-1989нчы елларда Төркмәнстанда балалар укыта. Аннан соң Авыргазы районының Степановка, 2002нче елдан Бакалы районының Иске Әҗми урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2007нче елда кабат Авыргазы районының Степановка авылына күчеп кайта һәм күрше Усман тугызьеллык мәктәбендә укыта.
Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1990нчы елда Авыргазы районының "Ватан юлы" гәзитендә көн күрә. Шуннан соң әсәрләре "Кызыл таң", "Өмет" гәзитләрендә, Татарстан матбугатында даими басылып килә. 2008нче елда "Тулпар”ның 5нче санында дөнья күргән “Шагыйрь бит ул күктән төшми, күкләргә аша гына” сәхифәсе өчен журналның лауреаты итеп танылды. 2009нчы елда “Каеннарым минем” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Эльверт Хаматшинның прозада да уңышлы тәҗрибәләре бар. 2015нче елда “Син – сагыш кояшым” исемле шигъри җыентыгы Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап”нәшриятында дөнья күрде.
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: bashinform.ru

Читайте нас: