Барлык яңалыклар
Шигърият
25 февраль 2020, 14:32

Бүген Рим ага ИДИЯТУЛЛИНга 80 яшь тулган булыр иде...

Башкортстандагы татар шигъриятенең нигезен тәшкил итүчеләрнең берсе Рим Идиятуллин бер яктан фаҗигале, икенче яктан бәхетле язмышка ия шәхес булды. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин билгеләвенчә, аның исеме “бүгенге көндә Р. Фәйзуллиннар, Р. Гаташлар, Г. Рәхимнәр, Р. Мингалимнәр белән беррәттән аталып йөртелергә тиеш иде. Ул бит үзенең иҗат юлын алар белән бер чорда, бер югарылыкта башлап җибәрде. Яисә М. Әгъләмнәр, Зөлфәтләр, Х. Әюпләр арасында булырга хаклы иде. Ни өчен дисәң, 1969 елгы “Беренче карлыгачлар”ны алар бергәләп очырдылар. Ләкин, ни кызганыч, алай килеп чыкмады. Язмыш башкачарак хәл итеп куйды”.Чынлап та, иҗаты бай һәм колачлы булса да, Рим Идиятуллинга танылу бик соң килде. Аның “Хәйерле иртә” дип аталган беренче җыентыгы 1983 елда Уфада башкорт телендә дөнья күрсә, икенчесе – татар телендәге “Хәерле көн” исемлесе – 14 ел узгач кына, 1997 елда Башкортстан китап нәшриятында басылып чыкты. 2007 елда Роберт Миңнуллин аның шигъри әсәрләрен туплап, “Хәерле кич!” исеме астында Казанда, Татарстан китап нәшриятында бастырып чыгарды. 2017 елда исә шунда ук шагыйрьнең “Хәерле төн!” дип аталган шигъри тупланмасы нәшер ителде.Ләкин эш санда түгел. Ул үзенең шагыйрь икәнлеген иҗаты белән дә, бөтен яшәеше белән дә раслады. Рим аганың моңа кадәр әле беркайда да басылмаган шигырьләре дә шәхси архивында шактый калган икән. Шуларны укып, рухын ядь итик...

***
Әйләнермен дә кайтырмын, мин бит
Китмәдем ич сездән еракка;
Тере җаным ята китабыма
Салып куйган сары яфракта.
***
Буталды да бетте заман:
Кайсысы ак, ә кайсысы кара,
Кайсысы дус, ә кайсысы дошман?
Булмый аерып, шунсы яман.
***
Күзләр күгәргәнче көтсәк тә без,
Их, тумады матур киләчәк;
Күккә сыймас хыялларны әҗәл
Тар кабергә илтеп күмәчәк.
***
Табаныңны канатканчы басып
Басуларның җылы камылына,
Балачактан урап кайтсаң иде
Кайтсаң иде тик бер тапкыр гына.
***
Яшәү дигәненең ние бар?!
Гомер кичеп, әҗәл көтәсе;
Очланмаган күпме эш кала,
Зуры, вагы… юктыр бетәсе.
***
Гомерләр аккан саен,
Күкләргә баккан саен
Кеше җиргә чүгә;
Үрли-үрли дә үргә,
Менеп җиттем дигәндә
Кереп ята гүргә.
***
Хушлы чәчкәләргә кара, мине
Искә алган чакта сагынып.
Калыр хисем мөлдерәмә тулы
Таҗларына кунган чык булып.
***
… «Югалды ирегез хәбәрсез…»
Ауды Әнкәм идәнгә өнсез.
Кайгы узды түргә – өй биксез;
Дүрт почмакка посты дүрт үксез.
Күреп беркөн кара йөз-төсен,
Атты как идәнгә көзгесен.
Кыйпылчыгы чәчрәп бәгырьгә,
Уңалмас җөй сызды хәтергә.
***
Илен саткан – бер гөнаһлы
Имгәк җан;
Телен саткан – мең гөнаһлы
Фәхеш җан.
***
Анау карт тәрегә кара син! –
Әйтерсең лә шатыр-шотыр өзә
Нәфес агачының ботагын:
Бәгыреннән өзеп атмак була,
И бичара,
Дулкыннарның җаһил авызына
Гомер буе җыйган гөнаһын.
(Мәккә ташына да…
Түгеп бетермәгән гөнаһын.)
***
Исем-атын, халкым хакын
Тар күкрәгем белән капладым;
Көмеш тузан кунган медаль өчен
Алтынга тиң телем сатмадым.
***
Акыллысы үлә тора,
Тилесе үлә тора,
Ниләр кыласың, –
Дөньясы шуннан тора.
***
Миллион татар кавеменнән
Аман калса икесе,
Тәмуг капкасы төбендә
Урын даулашыр төсле.
Фотода Рим ага каләмдәш дусты Роберт Миңнуллин белән. Chekmagush-cbs.ru сайтынан алынды.
Читайте нас: