Барлык яңалыклар
Шигърият
19 февраль 2020, 17:06

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Яңа шигырьләр

Авыл язмышы һәм шигърият язмышы... Даими авторыбыз Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНАның түбәндәге ике шигырен укыгач, ирексездән, күңелдә шундый параллель туды... Икесе дә бетеп бара икән бит! Хәер, татар әдәбиятын һәрчак авылдан чыккан әдипләр баетып торды. Димәк, авыллар бетеп баргач, чын шагыйрьләрнең акрынлап юкка чыгып баруы да гадәти хәл... Әйдәгез, шигырьләрне укып, бу хакта бергә уйланып карыйк.

ИЯСЕЗ ЙОРТЛАР
Авылларда йортлар бушап бара,
Ишекләргә йозак эленгән.
Бу хәлләрне күреп йөрәк сыкрый,
Әйтерсең, ул буй-буй теленгән.
Капка, ихаталар кыйшайганнар,
Баганалар авып баралар.
Мирасчысы булган балаларны,
Йотып бара зур-зур калалар.
Картлык исе сеңгән бу йортларда
Тик ялгызлар гомер иткәндер.
Еллар үтү белән алары да
Бакыйлыкка күчеп киткәндер.
Ятимләнеп калган бу өйләргә
Хуҗалар да хәзер табылмас.
Бикле ишекләргә кеше кулы
Кагылырмы? Юктыр – кагылмас.
Бушап калган авыл өйләренең,
Ишегенә йозак эленгән.
Ияләре күреп әрнесә дә,
Кайталмаслар инде тегеннән...
ШИГЫРЬЛӘР
Чын шагыйрьләр булган кебек,
Чын шигырьләр дә була.
Чын шигырьләрне укысаң,
Хәтта күңелләр тула.
Чын шигырьләр онытылмый,
Истә кала, ятлана.
Гомер буе йөрәгеңнең
Иң түрендә саклана.
Шигырь язганнар бихисап,
Шигырьләре – ямаулы.
Җаныбызны дәвалаган
Чын шагыйрьләр санаулы.
Фото Photosight.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: