Барлык яңалыклар
Шигърият
15 февраль 2020, 23:59

Бүген шагыйрә Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНАның туган көне

Илле илсез,Телле телсезБез бу җирдә.

* * *

Илле илсез,

Телле телсез

Без бу җирдә.

Хаклы хаксыз,

Җырлы җырсыз

Без бу илдә.

Барлы-юклы

Без бу җирдә...

Бармы, юкмы

Без бу илдә?

* * *

Тау башына менеп барам,

Биеклек һәм тынлык эзләп.

...Тау башыннан таш тәгәри,

Җылылык һәм чынлык эзләп...

МОҢ

Көз – блюз.

Яз – джаз.
Җәй – вальс.

Кыш – романс.

Белешмә: Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина Башкортстанның Шаран районы Иске Тамьян авылында дөньяга килгән. Базгыя урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт университетында, аннан Мәскәү дәүләт педагогия университетында аспирантурада укый. Педагогия фәннәре кандидаты. Башкорт дәүләт университеты доценты. Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Биш китап авторы.
Автор фотосы.
Читайте нас: