Барлык яңалыклар
Шигърият
16 гыйнвар 2020, 14:11

ТУГАН КӨНДӘ ТУГАН ШИГЫРЬ

Яшең җитсә кырыкка,Эшләр китә шырыкка.Халык әйтеме


Бала чакта һәр туган көн
Зур бәйрәм була иде.
Күңелләргә Каф тавыдай
Шатлыклар тула иде.

Яшь чакта да мин бу көннән
Тик шатлык җыя идем.
Мәңге яшәргә килгәндәй
Үземне тоя идем.

Инде сизәм учак сүнеп,
Пыскыганын күмернең.
Һәр ел кыскарта барганын
Барлы-юклы гомернең.

Хәзер бу көн моңсу бәйрәм,
Яшең “шырык” чагында.
Тик шулай да алда алар
Көтеп торсын тагын да!

16.01.2020
Автор фотосы.
Читайте нас: