Барлык яңалыклар
Шигърият
11 гыйнвар 2020, 16:41

Роберт абый МИҢНУЛЛИНнан – иң шәп җырлар!

Шигырьләре җырга әверелгән татар шагыйрьләре арасында Роберт МИҢНУЛЛИНнан да популяррагы бар микән? Моның сере нәрсәдә? Мөгаен, шагыйрь күңелендәге якты сагыш, җирсү тойгысы җырларга да күчкәндер... Әйдәгез, бергәләп моңланып алыйк. Түбәндә – шагыйрьнең иң популяр җырлары!

КИЛЕН ТӨШКӘНДӘ
Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар
Салулаган чакта чаналар.
Арттан чаба бала-чагалар.
Мамык юрганнарга төренеп,
Килен төшә бүген авылга.
Борынгыдан калган гадәт ул —
Халык чыга каршы алырга,
Яшь кәләшне күреп калырга.
Җилкендереп япь-яшь кызларны,
Килен төшә бүген бер өйгә.
Кайда калды шундый чагым, дип,
Авыр сулап куя әниләр,
Авыр сулап куя әбиләр.
Күптән инде ачып куйганнар
Килен төшкән өйнең капкасын.
Килен төшкән өйнең капкасын
Китәргә дип кире япмасын,
Кайгы җиле килеп какмасын.
ҖЫРЛЫЙМ ТУГАН ЯКТА
Ничек ташлап китим,
Ничек ялгыз итим
Сөн буенда үскән талларны?
Кала чишмәләр дә,
Белмим нишләргә дә—
Ташлап китә алмыйм аларны.
Кушымта:
Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам —
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп.
Җырлашырлар иде,
Елашырлар иде —
Таллар миңа туган диярлек.
Әгәр китсәм, алар —
Өянкеләр, таллар
Китәчәкләр миңа ияреп.
Кушымта:
Туып үскән шушы
Җирнең мин бер кошы,
Китәргә дип ләкин кагынам.
Кайгы-шатлыкларым,
Шатлык-сагышларым
Җибәрмәсләр туган ягымнан.
Кушымта:
ӘНКӘМНЕҢ ДОГАЛАРЫ
Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.
Кушымта:
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары —
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.
Кушымта:
Кырыс ла тормыш юллары,
Авыр ла дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәмнең догалары.
Кушымта:
Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.
Кушымта:
КАЙТЫРСЫЗ ӘЛЕ БЕР
Читләргә китәсез,
Ник алай итәсез,
Үзәкләрне нигә өзәсез?
Сез кайсы җирләрдә,
Сез кайсы илләрдә
Сагынмый ничекләр түзәсез?
Кушымта:
Оныттырмас һич тә,
Төшәр әле искә
Үзегезнең туган ягыгыз.
Кайтырсыз барыбер,
Кайтырсыз әле бер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз.
Сызланасыз микән,
Моңланасыз микән,
Хәтерлисез микән җырларны?
Оныттыгызмыни,
Югалттыгызмыни
Безгә кайта торган юлларны?
Кушымта.
Газиз туган җиргә
Кайтмыйсыз ник бер дә,
Чит илләрдә гомер иткәннәр?
Киттегез яшьли сез,
Ничекләр яшисез,
Нигезләрен ташлап киткәннәр?
Кушымта.
Фото Sabantuyjournal.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: