Барлык яңалыклар
Шигърият
18 декабрь 2019, 19:12

Безнекеләр “Казан утлары”н яулады

“Казан утлары” журналының 11 саны Башкортстаннан чыккан каләм ияләренә зур урын биргән.

Анда Эльверт Хәмәтшинның “Еллардан маяк куям” дигән бер шәлкем шигырьләре, шулай ук Хисаметдин Исмәгыйловның “Калымчы Җәүдәт” һәм Айгиз Баймөхәммәтовның “Урам балалары” повестьлары, Марат Кәбировның “Һәркем җирдә үз бәясен яулый”исемле шигъри сәхифәсе урын алган.

Марат КӘБИРОВ

* * *
Ахмакка да башы кадерлерәк,
Ташка алыштырмас ул башын.
Хәтта асылташка бирмәс башын,
Ничек кенә ахмак булмасын.
Өч тиенлек баш та асыл таштан
Күпкә кыйммәтрәк булганда,
Асылташлар сарайларны бизи,
Асыл башлар ауный урамда.

Эльверт ХӘМӘТШИН

* * *

Коллык китми илдән, коллык китми,
Яши белә төрле сыйфатта.
Шул коллыкта халкым яши бирә,
Карамый да уйлап бу хакта.

Бер коллыктан икенчегә илтә
Халыкларны барган юллары:
Элек халык язмыш колы булган,
Хәзер күпләр акча коллары.
Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: