Барлык яңалыклар
Шигърият
14 декабрь 2019, 10:50

Марат КӘБИРОВның фәлсәфи шигырьләре

Янә Маратның “Өзәңгегә баскан чак”, “Серләшик әле бер” дип аталган шигырь җыентыкларын актарып утырам. Һәм аптырап куям: бер Марат эчендә ничә кеше яши икән!? Бер карасаң, ул – ата хулиган; икенче карасаң – мәхәббәт ялкынында янган Мәҗнүн; өченче карасаң - ата-бабаларының тормыш тәҗрибәсен, акылын үзенә җыйган меңьяшәр Аксакал. Бу халәтләрнең барысы да ул вакытта 20-25 яшьлек иҗатчының күңеленә сыйган, шигырь булып ак кәгазьгә түгелгән. Бернинди ялган пафослылык, купшы сүзлелек, әллә нинди аңлашылмас терминнар белән мавыгу юк – барысы да гади, эчкерсез һәм... тирән.Миңа ышанмасагыз, үзегез укып карагыз. Сүз – Марат КӘБИРОВка!

УРАМ СЕБЕРҮЧЕ
Иртә таңнан торып чыгасың да
Себеркеңне эшкә кушасың:
Йокысыннан халык уянуга
Безнең урам чүптән бушасын.
Ялт иттереп торсын!.. Ялт иттереп...
Сусаган җир иркен тын алсын.
Гөл-чәчкәләр үссен.
Бер уйласаң,
Син бит, дустым, рәссам сымансың.
Картинаңны гына санлаучы юк,
Хезмәтеңне авыр аңлавы.
Син балкыткан җирне чүпләп үтә
Бу дөньяның бөек хайваны.
Ташла әле, дустым, себеркеңне,
Көйрәтик бер вакыт булганда.
Синең кебек мин дә бер дворник,
Адәм җаны дигән урамда.
Себеркең дә тузып бара икән —
Ялтыратып тора ярасын.
Себеркесен табып булыр да ул,
Гомерләр дә тузып бара шул.
Чүпләр генә бетми, бәндә гүя
Бөек чүплек иткән җир шарын.
Яралары ачык себеркең дә
Үзе бермәл чүпкә ташланыр.
Әй, ташла ла, дустым, тәмәкеңне,
Иртәгәсе көнне кем белә.
Гомер барда себереп калыйк әле,
Себерерләр бермәл безне дә.
1994
ИКАР ҖЫРЫ
Мин кояшка очтым.
Гомеремнең
Белмәдем дә бугай кадерен.
Юксынырлар булсаң, күккә кара —
Һаваларда минем каберем.
1989
ГОМЕР
Янган булам... Көйгән булам...
Яшәр урында көлеп.
Күкрәк сугып йөргән булам,
Мәңгегә килгән кебек.
Күз яшьләрем кибәр бер мәл,
Дәртем дә калыр сүнеп.
Ярсу яшьлек эзләремне
Тузаннар китәр күмеп.
Искә төшәр хыял атым...
Баскан чак өзәнгегә...
Көчем бетәр.
Яшәрмен тик
Үткәннәр белән генә.
Җәйнең ямьле бер көнендә
Җитәкләр әҗәл килеп.
Үләрмен дә... Күмелермен...
Яшәмәгән дә кебек...
1990
Читайте нас: